Казанда полиция золымына каршылык белдерү дәвам итә

Казанда полиция золымына каршы митинг

31 мартта Казанның Ирек мәйданында “Полиция башбаштаклыгына каршы” исеме астында ризасызлык митингы үтте.
Ризасызлык чарасын оештырган “Җинаятьчелеккә һәм канунсызлыкка каршы” Русиякүләм иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Дмитрий Бердников үз чыгышында полиция үзәкләрендә барган башбаштаклыкны бетерүне таләп итте.

Митингта “Без булдырабыз!” дигән язулы һәм канлы кул эзе төшерелгән шигар күтәргән фамилиясен әйтмәүче Лера Зыятдин кызы Татарстан җитәкчелеген тәнкыйтьләп чыкты.

Ул республикада киң таралган “Без булдырабыз!” шигарен “Дальний” полиция үзәгендәге вакыйгаларны күздә тотканда тискәре мәгънәдә аңларга кирәклеген белдерде.

Лера Зыятдин кызы.

Лера Зыятдин кызы, хәзерге вакытта геноцид бара, чөнки җитәкчелеккә кеше хокуклары түгел, табигый байлыклар гына кирәк, дип тә өстәде.

Митингта чыгыш ясаучылар, Казанның “Дальний” полиция үзәгендә булган мыскыллауларның, башка үзәкләрдә дә булырга мөмкин икәнен, ватандашлардан килгән полиция башбаштаклыкларына кагылышлы шикаятьләрнең тиешенчә тикшерелергә тиешлегенә басым ясады.

Шулай ук җыелыш ахырында Татарстан полициясе башлыгы Әсгать Сәфәровның үз вазифасыннан китүе таләп ителде.

Митингка 30га якын кеше катнашты. Тагын шуның кадәр полиция хезмәткәре митингтагы тәртипне саклады. Тәртип бозу очраклары күзәтелмәде.