Кол Шәриф мәчетендә элекке имамны яклап халык җыелды

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстан мөфтие Илдус Фәизнең Кол Шәриф мәчете имамы, халыкта зур абруй казанган Рамил Юнысны эшеннән алуы һәм аның урынына үзен имам итеп билгеләве зур ризасызлык уятты. Чәршәмбедә мәчеттә яраткан имамын якларга дип 600-ләп кеше җыелды. Алар мөфтинең Кол Шәрифтә имам булуын теләми, протест чаралары белән яный.