Сан-Францискодагы Америка төрек-татар берләшмәсе “Сиңа җырлыйбыз Сәйдәш” исемле кичә оештырды
Идәрә рәисе Җүнәйт Чапаноглы Азатлыкка хәбәр итүенчә, берләшмә бинасында үткән әлеге чарада Сәйдәшнең тормыш юлы, башка артистларга тәэсире һәм әсәрләре турында бәян ителгән.
Идарә каршында эшләп килүче “Ай былбылым” хоры татар әсәрләреннән төзелгән концерт програмын тәкъдим итте. Аерым алганда, кичәдә “Сиңа җырлыйбыз Сәйдәш”, “Зәңгәр шәл”дән “Кара урман” җыры, “Өмә җыры”, “Хуш авылым”, “Тургай”, “Ал чәчәкләр”, “Әдрән диңгез”, “Бибисара”, “Кандыр буе” җырлары, “Ил” драмасыннан өзек яңгырады.
Програмга драматург Кәрим Тинчурин әсәрләренә язылган җырлар да керде.
http://www.youtube.com/embed/O3G_I6Y_uH8Зөбәрҗәт Арыслан сүзенә композитор Гөлсинә Беляева язган “Сиңа җырлыйбыз Сәйдәш” җырын Үмит Аги башкара
http://www.youtube.com/embed/nY7NJ-60HUU"Зәңгәр шәл" әсәреннән "Абыстайлар" күренеше
http://www.youtube.com/embed/2caoUS7pKwgАмерика төрек-татар берләшмәсенең "Ай былбылым" җыр төркеме башкаруында "Әдрән диңгез"
http://www.youtube.com/embed/WJfNZ2Isl-4"Бибисара" җыры