6 апрель көнне Сараевода Босния сугышы башлануга 20 ел тулу уңаеннан матәм чаралары үтте. Нәкъ 20 ел элек, 1992 елның 6 апрелендә Сараево каласы серб көчләре тарафыннан камауга алына. 44 ай дәвам иткән камауда 11541 кеше, шул исәптән 643 бала корбан була.
Шушы вакыйгадан башланган, хәзерге чорның иң канлы низагы саналган Босния сугышында барлыгы 100 меңнән артык кеше һәлак була, 2 миллионнан артык кеше торган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр була.
Азатлык радиосы бу чарадан туры трансляция тәкъдим итте.