Самарда “Татар балалары җырлый” фестивале үтте

Фестивальдән күренеш

Самарда һәр елны бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне алдыннан “Татар балалары җырлый” исемле фестиваль уздырылып килә.

Быел бу мәдәни чарага өлкәнең Елхау районында урнашкан Тупли авылыннан, Тольятти шәһәреннән һәм Самарның “Яктылык” мәктәбеннән укучылар катнашты. Балалар чыгышын Казан консерваториясендә белем алучы яшь җырчы Илүсә Хуҗина бизәде.Татьяна Максимова татар көйләрен оста уйнап тамашачыны таң калдырды.

Тамаша өч сәгать барды. Шул вакыт эченә шул кадәр күп мәгълүмат сыйдырылган иде ки, тамашачы талганлык сизмәде. Тантананы ачып җибәргәндә Наилә Сабирҗанова сөйләгәннәрдән кыскача фикерләр.

– Соңгы айларда бик куанычлы вакыйгалар булып узды. Төрле милләт яшьләреннән тупланган футбол такымнары арасында ярышлар узды. Дистәләгән такымны җиңеп беренче урынга Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте такымы беренче урынга чыкты. Мохтарият җитәкчесе – Минәхмәт Хәлиуллов. Егетләребезгә зур бүләкләр әзерләп куйдык.

Фестивальдән күренеш


Казанда узган олимпиадаларда “Яктылык” укучылары беренче урынны алдылар. Бер төркем татар мөгаллимнәренә мохтарият үзенең бүләкләрен әзерләде.

Һәр коллектив сәхнәдән үзенең үзенчәлеген күрсәтә алды. Тупли балалары самимилекләре белән аерылып тордылар. Тагын бер күзгә ташланган нәрсә: Тольяттидан тик татар балалары гына чыгыш ясаса, Тупли мәктәбеннән килгән урыс балалары татарча биеделәр. Мәктәп мөдире Рушания Зәкиева балаларга сәнгати тәрбия бирүгә зур көч куя.

Тупли балалары самимилекләре белән аерылып торды

Тольятти шәһәрендә татар балаларын туплап, аларны татар мохитенә кертеп җибәрүдә Галия Әбәзова уңышлы эшли. Үзе өч бала анасы буларак, улы Илгизне дә моңлы итеп җырларга өйрәткән. Ә инде орчык буйлы беренче сыйныф укучысы Азат Заһидуллин “Әссәләмәгаләйкем”не көйләгәндә нарасыйга сокланмаган кеше калмагандыр.

”Яктылык” укучылыры кайсы гына форматта чыгыш ясамасыннар, һәрберсе һөнәрмәннәр биеклегендә. Зур сәхнәне тутырып биегәндә колачлык күренсә, “Азан” әйткәндә буыннар чылбырының яшәвенә раслау булып кабул итәсең. Вокал белән янәшә борынгы мөнәҗәтне көйләү татарның “изм”нарга сүтелмәвенә ишарә. “Нур” мәдрәсәсе шәкертләре чыгыш ясап фестивальнең офыгын киңәйтеп җибәрделәр.

"Яктылык" укучылары - иң оста биючеләр

Һәр тамашаның чикләвек теше була. Бу юлы ул – Илүсә Хуҗина иде. Самар сәхнәсендә тулы концертта тик фортепианога гына кушылып җырлау әле булмаган хәл. Әсәрләре нинди бит! Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев, Салих Сәйдәш, татар халык көйләре. Халык борынгы көйләрне онытмый. “Зөбәрҗәт”не йотлыгып тыңласалар, “Алтынчәч” операсыннан “Таңсылу ариозасын”могҗиза итеп кабул иттеләр. Гомердә татар операсын ишетмәгән тамашачы үзенә бер илаһи аһәңнәр дулкынына чумды.Көйне акапеллага башкару – җырчының сәләтен үлчәү бизмәне. Илүсә туташ “Салкын чишмә” җырын акапеллага башкарып тамашаны ачып җибәрде.

Фестивальдән күренеш


Фортепианода көйләрне Казан дәүләт консерваториясенең мөгаллимәсе Татьяна Максимова башкарды. Рус милләтеннән булган Татьяна – татар музыкасының югары белгече. Татарча сөйләгәннәрнең барчасын да тулысынча аңлый.

– Мин татар көйләренә мөкиббән. Татар җырлары югары бәягә ия. Мин аларны теләсә кайсы аудиториядә яратып башкарам. Татар классик композиторлары сокланырлык әсәрләр калдырдылар. Ул рухи байлыкны даими халыкка җиткезеп торырга кирәк. Тик классик музыка гына халыкның әхлакый офыгын киңәйтеп тора, эчке халәтенә шифа өсти. Моң – ул тик татарда гына. Самар татарлары классик композиторларны күздә тоталар. Залда балаларның күп булуы киләчәккә өмет уята, диде Татьяна Максимова.

Җырчы Илүсә Хуҗина белән дә сөйләштек.

– Моңа кадәр Самарда җырларга туры килгән идеме?

– Самарга беренче килүем. Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рифкат Хуҗин соравын үтәдем. Ул тик фортепианога гына кушылып җырлауны шарт итеп куйды. Тик классик әсәрләр генә булсын диде. Милли киемнән генә чыгыш ясарга кушылды.

Җырчы Илүсә Хуҗина

– Чыгышыгыз белән канәгать калдыгызмы?

– Һичшиксез. Биредә музыканы тирән аңлаучы, тамырларында нык торучы, динле халык яши. Иң изге тойгылар белән кайтып китәбез.

Казаннан ары чыкканыгыз бармы?

– Балтик илләрендә, Израил, гарәп илләрендә чыгыш ясадым. Русия шәһәрләрендә дә күп булдым.

– Аудитория катнаш идеме?

– Катнаш халык утырган зал да, татарлар гына утырган зал да татар көйләрен яратып кабул итәләр.

– Башка милләт тамашачысы утырганда нинди хисләр кичерәсез?

– Горурлык хисләре. Татар музыкасын яраталар. Тик аны югары сыйфатлы итеп җырларга гына кирәк.

– Олылар һәм яшьләр проблемына ничек карыйсыз?

– Олыларга иң зур ихтирамым. Ничек инде үзеңнең мөгаллимнәреңә хөрмәт күрсәтмәскә? Ничек әти-әниеңне, әби-бабаңны олыламаска була? Олыларны хөрмәтләмәүне акыл зәгыйфьлеге дип саныйм.

– Самарда исегез киткән нәрсә булдымы?

– Гадәттә концерт алып баручылар пәрдә артында тәмуг оештыралар. Ыгы-зыгы тудыралар. Наилә ханым Сабирҗанова кебек ыспай, тыныч, югары зәвыклы алып баручыны күргәнебез юк. Ул артистларга изге аура тудыра белә. Сәхнә сандугач оясына әйләнә. Милли юлбашчыларыгыз Рифкат Хуҗин, Минәхмәт Хәлиуллов үз эшләренең осталары. Мондый ирләр булганда Самар татарларының киләчәге бар.

Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рифкат Хуҗин ветеран укытучыларга бүләк тапшырды


Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Кәлүч фикере:

“Самар сәхнәсенең мондый синтез концерт-тамашаны күргәне юк иде әле. Чыннан да фонограмма туйдырган икән. Илүсә үзебезне икенче орбитага күтәрде. Татьяна Максимова татар көйләрен йөрәгеннән чыгарып уйный һәм һәр күзәнәгеңә сеңдереп куя. Икенче куандырганы шул ки, халык классикадан аерылмаган".

Талип хәзрәт Яруллин тәрбия турында вәгазь сөйләде, мәдрәсә шәкертләре мөнәҗәт көйләделәр


“Татар балалары җырлый” фестивален Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте, Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте, “Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыяте оештырды.

Матди ярдәмне Самар өлкә администрациясе, Самар шәһәр администрациясе, татар эшбатырлары һәм Самар өлкә Дуслык йорты күрсәтте.

Фестивальдән күренеш