Соңгы елларда татарларда борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне сызып ташларга тырышучылар күбәйде. Матбугатта аларны ваһһабчылар дип атыйлар. Андыйлар Самарда да күренгәли.
Самарда алты җирдә җомга намазлары укыла. Соңгы вакытта Җәмигъ мәчетендә һәм тарихи мәчеттә “әмин” дип кычкырулар, аякларын бер метрга аерып басып намаз укучылар күзгә ташлана. Әлбәттә, болар тышкы атрибутлар гына. Ләкин эчке халәт еш кына тышкысы белән бәйле була. Бабаларыбыздан калган дини гадәтләрне саклап калу мәсьәләсе көн тәртибенә килеп басты, дип санаучылар бар.
Бу турыда тулырак мәгълүмат алу максатыннан Самар Җәмигъ мәчетенең җәмәгатьчелек белән элемтә урнаштыручысы Радик Газизов белән сөйләштек.
– Сез яңа гына бу вазифага алындыгыз. Беренче чиратта нинди проблемнарга игътибарны юнәлттегез?
– Яшьләргә. Чөнки алар бозыклыкка җиңел биреләләр. Җәмгыятьтә күз кыздыра торган, күз төшә торган нәрсәләр күп. Һәм әйтергә кирәк, шикле нәрсәләр, начар нәрсәләр: тәмәке тарту, хәмер-шәраб, наркомания, зиначылык, урлау һәм җинаятьчелек төркемнәрдә катнашу.
– Болар зур проблемнар. Эшне нәрсәдән башлап җибәрдегез?
– Яшьләрне төрле төркемнәргә бүлеп карарга ниятләдек. Балаларга ислам мәдәнияте нигезләрен укытабыз. Гарәп графикасын өйрәтәбез. Нарасыйларның күңеленә китап сүзе яхшырак керә. Югары уку йортларында укучы егет-кызларны дини табыннарга дәшү иң кулай юл дип саныйм. Биредә буыннар элемтәсе дә, гореф-гадәтләр дә, табында утыру тәртибе дә бергә сеңә. Яшьләребез вәгазь тыңларга өйрәнә. Ислам динебезнең сафлыгын, пакълыгын ишетү генә түгел, күрү мөмкинлеге бирелә. Аш-су өстәле тирәсендә барган сүз үтемлерәк. Аннары алар күреп үсәләр дини мәҗлесләрне.
– Бу теория генәме, әллә эшли дә башладыгызмы?
– Бу инде практика. Мәетләр табынын әле генә яшьләр белән уздырдык. Егетләр бик канәгать калдылар.
– Яшьләр җыелган җирдә вәгазьне кем укый?
– Муллаларга кытлык юк. Коръән укуга “Нур” мәдрәсәсе шәкертләрен дә чакырабыз. Аларга да практика. Бу вазифаларны үзем дә башкарганым бар.
– Үзегезгә ничә яшь һәм нинди белемегез бар?
– Кырыкка якынлашам. Ике югары дөньяви белемем бар. Мөгаллим. Ислам университетын тәмамлап киләм.
– Аудиторияне кайдан табасыз?
– Үзләре теләгән балаларга, егетләргә үгет-нәсыйхәт дәресләре бирәбез, намаз укырга да өйрәтәбез. Малайлар бик теләп намаз укыйлар. Намаз укучы малайлар арасында тәртип бермә-бер яхшы.
– “Нур” мәдрәсәсенә шәкертләр туплауда катнашасызмы?
– Мин алар белән тыгыз элемтәдә. Егетләрнең кайберләре дөньяви югары уку йортларында да белем алалар. Бу инде шәкертләребезнең белем офыкларының киңлеген күрсәтүче бер бизмән булып тора. Ислам дине таләпләре буенча тәрбияләнгән кеше кайсы тармакта да югалып калмый.
– Матбугатта шаулаган ваһһабчылар Самар өлкәсендә бармы һәм алар исламны көчәйтүчеләр исемлегендәме, әллә җимерүчеләрме?
– Күренгәлиләр. Алар динебез турында сафсата сатып исламны йомшартучылар.
– Мәсәлән?
– Ходай Тәгаләгә җирдәге кешеләргә хас нәрсәләрне тагалар. Пәйгамбәребезнең дәрәҗәсен төшерү юнәлешендә көч куялар. Мәүлид аенда үткәрелә торган дини табыннарга каршылар. Имамнарыбызга буйсынуга каршылар. Мәсхәбләрне танымыйлар. Хәтта остазларыбызны инкарь итүгә барып җиттеләр.
– Ваһһабчылар авыллар тирәсендә чуалалармы, әллә шәһәрләрдә төпләнергә исәпләре бармы?
– Авылларыбызда борынгы гадәтләребезне яхшы белгән картларыбыз аларны якын китерми. Шәһәр яшьләрен үзләренә аударырга көч куялар.
– Ваһһабчыларның тамыры кая сузылган?
– Заманында гарәп дөньясын таркатыр өчен инглизләр уйлап чыгарган агым ул. Авыз тутырып әйтә алабыз. Бүгенге ваһһабчылар динебезне эчтән җимерүчеләр, динебез исламны долларга сатучылар.