Мариларны дин һәм мәдәният саклый

Анна Сенюшкина исемле мари кызы 2011 елда Хабаровскида "Сабан туе чибәре" бәйгесендә катнашты

Йошкар-Олада мари халкының IX корылтае ачылды. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә – милләт буларак сакланып калу.
Мари Иле башкаласына бу атнада Русиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән мари халкы вәкилләре җыелды. Корылтайда 600дән артык делегат һәм кунак катнаша.

Мари Иле татарларының милли хәрәкәте җитәкчесе Рамай Юлдашев сүзләренә караганда, мариларның төп проблемы – телнең югалуы.

Рамай Юлдашев

“Йошкар-Олада бер генә милли балалар бакчасы, бер генә мари мәктәбе дә юк. Тел авылларда гына саклана. Мари халкының 80%ы авыл җирендә, калган 20%ы гына шәһәрдә яши. Мариларны милләт буларак аларның дине саклый. Аны бетерү тырышлыгы да бар. Шәһәрләрдә һәм авылларда православ чиркәүләре салына, христианлаштыру сәясәте бара. Мәгариф министрлыгы шовинистик урыслаштыру сәясәте алып бара”, диде Рамай Юлдашев.

Мари халкы эрзә, чуаш һәм удмурт милләтләре белән чагыштырганда ассимиляциягә күпкә акрынлак бирелә. Соңгы җанисәп мәгълүматларына караганда, бу милләтләр арасында марилар – халык санын киметмәгән бердәнбер милләт.

Милләт кайгысы көндәлек мәшәкатьләргә баткан

Мариларның яртысыннан артыгы, бигрәк тә яшьләр бүгенге көндә Мари Илендә эш булмавы аркасында акча эшләргә дип читкә китә, ди Рамай Юлдашев. Икътисади төшенкелек милләт үсешенә дә файдага түгел.

“Дини гыйбадәтләрдә генә булса да мари теле саклана. Матур милли киемнәрен марилар татарлар кебек сәхнәгә чыкканда гына кими, бөтен бәйрәмнәргә, ял көннәрендә, кунакка барганда да кия. Һәрбер җырчының кимендә 15-20 төрле милли киеме бар. Менә бу мариларны башка халыклардан аерып күрсәтүче күркәм гадәт”, ди Рамай Юлдашев.