Брейвик Ослодагы шартлау өчен гафу үтенде

Ослода экстремист Андерс Брейвик мәхкәмәдә аңлатмалар бирүен төгәлли. Ул бүген Норвегия үзәгендәге шартлау нәтиҗәсендә “гаепсез корбаннар” өчен үкенүен, әмма Утойя утравында үтерелгән идарә партиянең яшьләр бүлеге активистларын кызганмавын әйтте.

Брейвик сәясәт белән бәйле булмау сәбәпле, Ослода һәлак булганнарны гаепсез корбаннар дип саный. Ә мультикультурализм таралуны яклаган активистларны Норвегия сатлыкҗаннары дип белдереп, аларны үтерүне җинаятькә кертмәвен әйтте.