24 апрель төнендә Казанда "Азатлык" татар яшьләре берлегенең бер төркем егетләрен полиция хезмәткәрләре автоматлар терәп тоткарлаган. Сәбәбе – урам коймасында Тукайны хөрмәтләгән язулар калдыру.
"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин сүзләренчә, ул төнне берлекнең биш егете Казанның кайбер урамнарындагы төзелеш барган биналарны уратып алган вакытлы коймаларга графит язу яза башлаган булган.
“Тукай! Без сине яратабыз!”
“Бу язуларны без татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлаган идек. Без анда дәүләт һәм шәхси милеккә зыян китермичә генә “Тукай исән”, “Тукай! Без сине яратабыз!” дигән язулар яздык”, дип белдерде ул.
Яшьләр бу язуларны бары тик "Җиңү проспекты" тукталышы, Даурский урамы тирәләрендә, "Ипподром" тукталышында коймаларга язып өлгергән.
Машинага утырып чыккан егетләрне төнге сәгать 12ләр тирәсендә Вишневский урамы белән Достоевский урамы киселешендә өч полиция машинасы уратып алган.
“Безнең телефон сөйләшүләрен тыңлап, алдан күзәткәннәр”
“Алар безне бик тупас рәвештә, әшәке сүзләр әйтеп машинадан чыгардылар. Бер хезмәткәр әйтүенчә, алар баштан ук безнең бу чарадан хәбәрдар булган. Мөгаен, безнең телефоннарны тыңлаганнардыр инде. Алдан ук безне күзәтеп барганнар. Бу хәл конституцион хокукларыбызны бозуны үзе үк күрсәтеп тора”, дип белдерде Нәбиуллин.
"Азатлык" татар яшьләре берлеге егетләрен полиция тоткарлагач, аларны сәгать ярым урамда тотканнар. Аннан соң полиция үзәгенә алып киткәннәр. Иртәнге сәгать алтылар тирәсендә бу язуларны ни өчен язулары турында аңлатма язуларын сораганнар. Аңлатма язгач рәшәткәле бүлмәгә ябып куйганнар. Иртәнге җиделәр тирәсендә яшьләр полициянең бу гамәлләре турында прокуратурага язу белән янагач кына аларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр.
Наил Нәбиуллин үзләренең бу гамәлләрен кечкенә тәртип бозу дип таныса да, полиция хезмәткәрләренең тоткарлау формасын исә берничек аңлатып бирә алмый.
“Автомат терәрлек ни гаебебез бар?”
“Полиция хезмәткәрләренең үз-үзләрен тотышын ничек аңларга белмәссең. Безне тоткарлаганда автомат терәп бастырып тотарлык дәрәҗәдә без шуның кадәр нәрсә эшләдек икән соң? Моны безгә әйтеп тормадылар. Безне аякларны аертып, кулларны күтәртеп бастырып куйгач, машинаның астын-өскә китереп бик каты нәрсәдер эзләделәр. Без бит нәрсәдер шартлатырга җыенган кешеләр дә түгел, террорчы да түгел, качып китәргә дә җыенмыйбыз. Хәтта язмаларыбыз да әшәке сүздән гыйбарәт түгел. Ни өчен өч яклап автомат көпшәсен тәнгә терәп торырга? “Тукай без сине яратабыз” дип язган өчен генә шундый мөгамәлә булырга тиеш түгелдер дип уйлыйм", ди "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе.
Наил Нәбиуллин Габдулла Тукай туган көн алдыннан Казанда аңа кагылышлы бернинди язу, бернинди плакат та булмавын, бу гамәлләрен нәкъ менә шушы сәбәптән чыгып эшләүләрен белдерде.
“Дәүләт эшлисе эшне без эшлибез”
“Әгәр дәүләт Тукайның шигырьләрен, Тукайның цитаталары белән бу көнгә карата халыкка аңлату эше алып барган булса, безгә вакытлыча куелган коймаларга графит язулары язарга кирәк калмас иде. Әнә яңа ел алдыннан бөтен шәһәрне “Яңа ел белән” дигән язулар язып тутыралар бит әле. Нишләп Тукай туган көне алдыннан да шулай эшләмәскә? Дәүләт бу эшне эшләмәгәч, моңа без тотынырга булдык”, ди ул.
Нәбиуллин, “Без бу гамәлебез белән бары тик халкыбызның хәтеренә Тукайны, аңа карата булган сөю-хөрмәтнең сүрелмәвен генә искә төшерергә теләдек. Безгә штраф-мазар түләргә кушалар икән, без аны түләргә әзер, аннан курыкмыйбыз. Әмма шул ук вакытта без террорист та түгел”, дип белдерде ул, Азатлык радиосына.
Наил Нәбиуллин үзләренә карата полиция хезмәткәрләренең шундый мөгамәләдә булуына карата кесә телефоннарының канунсыз тыңлануы һәм үзләренең канунсыз рәвештә күзәтелгәннәре өчен Татарстан тикшерү комитетына шикаять язарга җыена.