21 апрель көнне Ялтада «Акчура» татар-башкорт үзәге милләттәшләрне, кунакларны туплап 15 еллыгын бәйрәм итте.
Бу чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан Ленара Кутеева, җырчы Гөлзада Сафиуллина, Русиянең Кырымдагы консулы урынбасары Сергей Голышев, Кырымтатар мәҗлесенең беренче урынбасары, Бөтендөнья кырымтатар конгрессы башкарма комитеты рәисе Рефат Чубаров, Кырымдагы «Идел» ассоциациясе рәисе Илмир Тимергалиев, «Татар гаиләсе» фондының җитәкчесе Миләүшә Гайфуллина, «Татарстан Яна гасыр» телеканалының «Татарлар» програмын алып баручысы Флүрә Абдуллина, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Филүсә Арысланова, Кырымдагы татар үзәкләренннән кунаклар катнашты. Кара диңгез буенда урнашкан «Айшә» кафесында узган бу чарада котлаулар, шигырьләр, җырлар яңгырады.
1996 елда оешкан, Кара диңгез көньяк татарларын берләштергән «Акчура»ның исеме аның беренче рәисе Рәүф Кәрим улы Акчуринның исеменнән килеп чыга. Акчурин Ялтадагы «Магарач» шәраб институтының галиме, танылган шәраб остасы, библиофил, чын татар зыялысы иде. Русиянең беренче президенты Борис Ельцинның йөрәгенә операция ясаган Ринат Акчуринның туганы.
Төньяк Казакъстанның Петропавловски шәһәрендә 1928 елда туган Рәүф Кәрим улы 1956 елдан 2008 елга, вафатына кадәр бу институтта эшләде. Монда ул шәраб музеен барлыкка китерә, аның гиды була. Ялтада ул күп кенә татар язучыларын кунак иткән кеше.
Рәйсә Шәрипова- Алексеева, Долорис Имелбаев, белән бергә «Акчура»ны барлыкка китергән Рәүф абыйны зур хөрмәт белен искә алдылар үзәкнең 15 еллыгына багышланган кичәдә. Ул башлап жибәргән бу эшне хәзер Акчура»да инде Рәйсә Шәрипова-Алексеева, һәм башкорт канаты җитәкчесе Долорис Имелбаев дәвам итә.
Русиянең Кырымдагы консулы урынбасары Сергей Голышев Рәйсә Мөнир кызын консуллык исеменнән котлап чыгыш ясады һәм мактау грамотасы тапшырды.
«Акчура» активистлары Хәсән Абдурахман улына (аксакаллар шурасы рәисе) Долорис Имелбаевка, Алексей Акчуринга, «Чишмә» ансамбле әгъзаларына Ленара Кутеева Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мактау грамоталарын тапшырды.
Кырымтатар милли мәҗлесе рәисенең беренче урынбасары Рефат Чубаров "сез Кырымда тагын да күбрәк күренергә тиешсез. Бүген Кырымда эшләгән АТР кырымтатар телевидениесе сезнең проектларны күрсәтергә әзер", дип «Акчура»ның рәисенә Кырым күренешен сүрәтләүче рәсем бүләк итте.
Долорис Имелбаев әйтүенчә, зур Ялтада ягъни Форостан Гурзуфка хәтле 450-500 татар гаиләсе яши. Максат анда Татарстаннан, Башкортстаннан чыккан кешеләрне берләштерү. Үзебезнең рәсми 15 еллыкны бәйрәм итсәк тә без инде 20 елдан бирле эшләп киләбез, диде Имелбаев.
"Без балаларыбызның, яшьләрнең татар, башкорт булып калуын телибез, аның өчен мондый чараларны уздырабыз, безнең жәмгыятебезнең изге эше менә бу балалар" дип өстәде Имелбаев
Кызылъярдагы татар-башкорт үзәгенең рәисе Жәмил Хисаметдинов та «Акчура»ны котлап матур сүзләр әйтте.
Чишмә ансамблен оештырырга ярдәм иткән Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина исә: "Безнең барган юлыбыз бар да Алла юлы, Алла юлы бу милләт юлы. Алла биргән телебезне, Алла биргән динебезне, җыр моңнарыбызны сакларга тиешбез, безнең бүтән юлыбыз юк", диде.