Оренбур өлкәсенең Плешаново авылыннан Янбулат Кучаев белән әңгәмә.
Самар дуслык йортында кемнәрне генә очратмассың. Таза, зифа буйлы ирнең кулына курай тотып баруы минем игътибарны җәлеп итте. Татарча дәштем. Ул да миңа авыз тутырып саф татар телендә җавап тотты.
“Мин – башкорт. Авылыбызда катнаш халык яши. Татарлар белән һәрвакыт татар телендә сөйләшәбез,шуңа да телем татарча шомарды,” дип горурланып сөйләде Янбулат Кучаев. Кызык кеше булып чыкты Янбулат әфәнде. Кураенда моңлы көйләр башкарды, җырлап та күрсәтте. Соңыннан түбәндәге сөйләшү булды.
– Кайсы яклардан килеп чыктыгыз һәм нинди йомышлар белән биредә?
– Тумышым белән Оренбур өлкәсенең Плешаново авылыннан. Татарлар белән бик дустанә яшибез. Җырларыбыз уртак. Ризыкларыбыз уртак. Динебез бер. Бер төркем ирләр белән машиналарда Әстерхан якларына ялга юл тотуыбыз. Балык тотарга барабыз.
– Дин сүзен искә алдыгыз. Ислам дине яшәеш нормасына әверелдеме соң әле?
– Мин үзем Татарстанда, Ульян якларында еш булам. Анда халык дингә хирысрак. Гореф-гадәтләрне, йолаларны яхшырак саклыйлар. Дөрес, соңгы елларда безнең авыл халкы да намазлыкка якыная башлады. Минем хәләлем хәтта үзе дәресләр дә бирә.
– Димәк, үзегез дә намаздадыр инде?
– Әлегә юк.
– Нәрсә комачаулый?
– Утыз өч ел хәрби хезмәттә булу үзенекен итә. Кешесенә карап инде. Безнең политрук пенсиягә чыгуга чиркәүдә атакай булып эшли башлады.
– Утыз өч ел хезмәт итеп ничә йолдыз алдыгыз инде?
– Полковник.
– Ә ничек авылда яшисез?
– Бик яхшы. Пенсиям утыз мең. Йорт тулы малтуар. Балаларыма малкуарлык һөнәрләрен эзгә салуда ярдәм күрсәтәм.
– Музыкаль сәләтегез яшьли ачылдымы?
– Яшьлек тулысынча гаскәр хезмәтенә бирелде. Кызлар артыннан да чабарга вакыт калмады. Курайда уйнарга да ялга чыккач үзлегемнән өйрәндем.
– Ә ничек өйләндегез?
– Туган авылыма кайттым да бер дигән кызга өйләндем һәм беркайчан да үкенмәдем.
– Авыл әхлакый яктан ныгый барамы, әллә сүтеләме?
– Азия якларыннан күчеп кайтучылар белән бергә наркотиклар да күренә башлады. Хәзер аларны да кыса башладылар инде.
– Ватанпәрвәрлек хисләре ничек?
– Соңгы вакытта егетләр армиягә теләп баралар. Качып йөрүчеләр юк дәрәҗәсендә.
– Тиздән 9 май. Җиңү бәйрәме. Нинди хисләр кичерәсез бу дата уңаеннан?
– Ватаныбыз тарихында иң зур тантана ул. Күп корбаннарны искә алу. Ватанның кадерен белергә кирәк. Ватанны саклый белергә кирәк.
– Тик менә әкренләп гаскәр хезмәте эшче-крәстиян җилкәсенә төшеп бара...
– Армия профессионал булырга тиеш. Сыйнфый түгел, һөнәрмәннәр биеклегендә булырга тиеш.