Туфан Миңнуллин һәм Оренбур татарлары

Туфан Миңнуллин Оренбур татар дәүләт драма театрында

2012 ел башында Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры агымдагы елны Туфан Миңнуллин елы дип игълан иткән иде.

Оренбур татар театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев 20 ел эчендә язучы Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча унга якын спектакль куйды. Ә 2011 елда драматургның берьюлы ике әсәре сәхнәләштерелде – “Нәзер” һәм “Төш” спектакле театр репертуарында аеруча популярлык казанды. Соңгы ике ел эчендә Туфан ага артистлар белән бергә Татарстанның егермеләп районында булып, тамашачылар белән очрашты.

Театрга ярдәм итү максатыннан театр каршында берничә ел элек оештырылган “Берлек” фонды әгъзалары белән Туфан ага тыгыз элемтәдә торып, хезмәттәшлек итте. Узган ел яңа театр сезоны да аның “Төш “ әсәре буенча куелган спектакль премьерасы белән ачылды. Танылган драматург театр сезонын ябу тантанасында да катнашты.

Туфан Миңнуллин Оренбурда 2011 елда театр сезонын ябу тантанасында


2012 елның гыйнвар аенда Туфан Миңнуллин белән “Берлек” арасындагы хезмәттәшлек турында театр тарафыннан иҗат ителгән махсус календарь-альбом дөнья күрде. Анда язучының 2011 елда Оренбурда булып, шәһәрнең тарихи урыннарында милләттәшләребез белән бергә төшкән фоторәсемнәре, шулай ук Туфан аганың “Берлек” фонды әгъзалары белән театрда һәм Болгарда бергә булган вакыттагы сурәтләр урын алды.

Туфан Миңнуллин (уртада) “Берлек” фонды әгъзалары белән


Туфан Миңнуллин биргән вәгъдә буенча, Оренбур татар театрының 2012 елдагы яңа сезоны да драматургның өр-яңа әсәре нигезендә куелган спектакль белән ачылырга тиеш иде.

Туфан Миңнуллин Оренбур тамашачылары белән


Оренбур татарлары Туфан Миңнуллинның үлемен татар халкы өчен зур югалту итеп кабул итә һәм якыннарының кайгыларын уртаклашып, аларга сабырлык тели.

Туфан Миңнуллин Оренбурдагы татар музеенда