Туфан ага Тәтештәге Изге урынны хөрмәтләгән

Your browser doesn’t support HTML5

2009 елда Туфан Миңнуллин Татарстанның Тәтеш районы Зур Әтрәч авылында Изгеләр зиратын тимер койма белән әйләндерткән. Зират янында гына Изге чишмә бар. Риваятьләргә күрә, X гасырда анда Болгарның беренче баш шәһәре, меңгә якын йортлы Әтрәч кнәзлеге урнашкан була, ди җирле тарихчы Мөнир Вәлиев. “Халык язучы Туфан Миңнуллин әлеге Изге урынны хөрмәтләүгә үзеннән зур өлеш кертте”, ди Зур Әтрәч авылы имамы Ислам хәзрәт Фәйзуллин. Хәзер Изге урында ел саен җәй уртасында дини йола үтә.