Татарстан эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләренә яңа җитәкче итеп Артем Хохорин тәкъдим ителде.
Артем Хохоринны Татарстан эчке эшләр идарәсе белән таныштырыр өчен Мәскәүдән Русия министры урынбасары Сергей Герасимов килде. Утырышта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Хохорин Татарстан тәртип саклаучылары өчен чит кеше түгел. Казанның 131нче физика-математика мәктәбен тәмамлаган Хохорин хәрби адмирал булырга хыялланып Ленинградка Попов исемендәге хәрби-диңгез мәктәбенә укырга кергән, әмма бу ниятеннән тиз генә баш тартып кире Казанга кайткан һәм укуын КДУ (хәзерге КФУ) физика факультетында дәвам иткән.
1993 елда 23 яшендә Хохорин милициягә эшкә керә. Аның шактый кыска вакыт эчендә кече лейтенант дәрәҗәсеннән наркотик әйләнешенә каршы бүлек башлыгы, соңыннан Татарстан милициясенең эшендә мәгълүмат технологияләре булдыручы сыйфатында министрның урынбасары, Мари Иле эчке эшләр министры һәм Мәскәүдә Русия министрлыгының оештыру-аналитика бүлеге башлыгы вазифаларына кадәр үсүен күпләр шаккаткыч дип бәяли.
Аның бу үсешенә элекке министр Әсгать Сәфәров белән хатыны аша туганлыгы ярдәм иткән дигән сүзләр дә йөри. Ничек кенә булмасын, югары физика-математика белеме һәм яхшы оештыру сәләте булган бу кеше нинди генә вазифага билгеләнсә дә, анда эшне уңай якка үзгәрткән диләр. Аның бу сыйфатларына карап, Хохорин Татарстанда да озак утырмас, күпмедер вакыт узгач аны башка урынга алу ихтималы бар, ди күзәтүчеләр.
Мари Илендә Хохорин урман милициясен, тәртип саклар өчен "урам дружиналары" булдырган, җинаятьләрне тикшереп, аларны ачу күрсәткечләрен арттырган.
Тиз үскән карьерасының бер баскычында да Хохорин 3-4 елдан артык уздырмаган.
"Бөекләр юк. Бөек булырга теләгән кеше көне-төне эшләргә тиеш" дип әйтеп килгән Хохорин гаиләсеннән дә уңган. Мәктәптә үк танышып иртә гаилә корган хатыны белән алар өч малай һәм бер кыз үстерә.