Вәлиулла Ягъкуб: Халкыбызны башка дингә тартудан саклыйк

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстан Диния нәзарәте вәкиле Вәлиулла Ягъкуб балаларны кечкенәдән дингә тартуны туктатуга каршы. Вәлиулла хәзрәт сүзләренчә, татар халкын саклап калу, аңа хас рухилыкны тәэмин итү өчен балага кечкенә яшьтән үк ислам динен сеңдерергә кирәк. Әгәр балага традицион дин турында мәгълүмат бирелмәсә, ул баланы алга таба башка дини агымнарга эләктерү җиңелрәк булачак.