Русия төбәкләре имамнары Казанга җыела

Узган елгы җыен

8-9 июньдә Казанда Бөтенрусия татар имамнарының “Милли тормыш һәм дин” дип аталган III форумы узачак. Аннары алар Болгар җыенында катнашачак.
8-10 июнь көннәрендә Татарстанга Русия төбәкләреннән имамнар җыелачак. Алар катнашачак чаралар турында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин сөйләде.

“Милли тормыш һәм дин” җыены инде өченче тапкыр уздырыла. Быел берәр яңалыгы бармы?

– Аның үткәрелү вакыты бер дә юктан түгел. Без аны Болгар җыены белән бәйләп карыйбыз. Имамнар башта борчыган мәсьәләләрдә фикер алыша, аннары Болгар җыенына китәчәкләр. Шулай ук 8 июнь көнне алар Кол Шәриф һәм Мәрҗәни мәчетләренә җомга намазына барачаклар.

Форумда быел яңалык буларак дүрт секциягә бүленеп эшләүне керттек. Шуларның беренчесе - "Русиядә хәләл индустрия: үсеш юллары” дип атала. Бүген Русия күләмендә хәләл тармакның үсеше барлык мөселманнарны борчый һәм бу мөһим тема булып тора. Шулай ук ислам мәгарифтән башка була алмый. Шул сәбәпле икенче секцияне “Ислам һәм мәгърифәтчелек” дип атадык. Өченчесе - “Ислам дине һәм мәгълүмат кыры” дип атала. Бу өлкә әле тулаем тикшерелмәгән. Шуңа аны бер секциягә керттек. Моннан тыш, безгә милләт булып яшәр өчен халкыбызның телен, мәдәниятен саклауда мәхәллә системы ярдәм итәр иде. “Мәчет, мәхәллә: үзидарә мәсьәләләре” секциясендә бу мәсьәләне уртага салып сөйләшергә планлаштырабыз. Ул хакта, ягъни куллану механизмнары турында Илдус Әмирхан сөйләячәк.

Ренат Вәлиуллин

Моннан тыш, безнең мәхәллә системын практик яктан тормышка ашыру турында яхшы мисаллар да бар. Шул ук Чуашстанның Тукай, Урмай, Шыгырдан авылын алырга була. Тукай авылында җир мәхәллә милке булып тора. Мондагы эчке тәртип, авылның яшәеше дә нәкъ мәхәлләнең һәм аксакалларның киңәшләшүе нигезендә алып барыла. Менә алар мәхәллә эшчәнлеген хәзерге заманга туры китереп булдыра алганнар. Сөйләшүдә шул мәсьәлә тикшереләчәк.

Секция утырышларыннан тыш, програмда нәрсәләр каралган?

– 9 июнь көнне Камал театрында пленар утырыш планлаштырыла. Барлык секцияләрдәге резолюцияләр бер гомум резолюция буларак кабул ителәчәк.

Пленар утырышта Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә диләр?

– Без аны көтеп калабыз һәм бу эшчәнлекне президент идарәсе белән бергә алып барабыз. Алдагы елны президент бу чарада катнашты һәм имамнарга зур стимул бирде.

Сер түгел, бүген Русия төбәкләрендә имамнар төрле мөфтиятләргә карый. Аларны чакыру ничек башкарыла?

- Форумга барлыгы 900дән артык кеше килергә тиеш. Чакырулар инде барлык мөфтиятләргә җибәрелде. Без һәрберсе белән тигез эшчәнлекне алып барабыз. Әйтик, кайсыдыр мөфтиятнең бер төбәктә өч мәхәлләсе, кайсебернеке йөз икән, без пропорциональ рәвештә кешеләрне монда чакырабыз. Өчледән бер кеше килсә, йөзледән 30 кеше чакырыла. Безнең чараларда катнашучылар еллар буе теге яки бу сәбәп аркасында күрешмиләр. Шуңа монда килгәч, алар үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрә. Без һәрбер мөфтияткә тигез карыйбыз.