Украина полициясе тел яклап урамга чыгучыларны куып таратты
Your browser doesn’t support HTML5
Украинаның Югары радасында телләр турында канун тикшерелгәндә парламент каршына 9 меңләп кеше җыелды. Алар арасында Украинада русчаны рәсми тел итүне яклаучылар һәм каршы чыгучылар булды. Полиция аларны куып тарату өчен күз яше газын кулланды.