Мәскәүдә патша нәселен юк итүдә катнашучылар белән аталган "инкыйлаблы" урам исемнәре алыштырылырга мөмкин. Казан да бу үрнәкне кабул итеп шундый урамнарга татар шәхесләре исемнәрен бирерме? Топонимика комиссиясе җитәкчесе Людмила Андреева татар исемнәренең яңа төзелүче урамнарга гына бирелүен әйтә.
Русия мәдәният министры Владимир Мединский Мәскәү хакимиятләренә “террорчы-инкыйлабчылар” исемнәрен йөрткән урам атамаларын алыштыру турында уйланырга тәкъдим итте. Министр Романовлар нәселен юк итүдә катнашкан Войков, Халтурин һәм Желябовларны телгә алды. Аның фикеренчә, бүгенге көн күзлегеннән караганда, әлеге урамнар Мәүләди Удугов, йә булмаса Хаттаб исемнәрен йөрткән кебегрәк булып чыга.
Казанда да Степан Халтурин һәм шулай ук башка инкыйлабчылар, сәяси золымнарны оештыручыларның исемнәрен йөрткән урамнар бар. Казан шәһәре думасы сәркатибе, башкаланың топонимика комиссиясе җитәкчесе Людмила Андреева бу урамнарның кайберләрен алыштырырга кирәк дигән тәкъдимнәрнең булгалап торуын әйтә, әмма әлегә кадәр Халтурин урамы турында сүз кузгатмаганнар.
“Бездә әлегә бу урам исемен алыштырырга кирәк дигән тәкъдим булмады һәм бәхәсләр дә тумады. Буыннар алышынганга, кешеләр Халтуринның кем булуын да белми торгандыр. Яшь буын кем исемен йөрткәнне белсен өчен, без соңгы вакытта урам атамалары турында аңлатмалар бирә башладык. Бәлки кайчан да булса, бу сорау килеп туар һәм без аны карарбыз”, диде Андреева. Шулай да ул министр Мединскийның бу тәкъдимен хуплый. Тарих аларның үтерүчеләр булуын дәлилләгәнгә, мондый кара исемле урамда яшәүчеләрнең үзләрен уңайсызрак хис итәргә тиешлеген дә әйтеп узды.
Андреева сүзләренчә, соңгы вакытта Казандагы Дзержинский урамы исемен алыштырырга кирәк дигән тәкъдимнәр күбәйгән. Бигрәк тә сәяси золым корбаннарының туганнары, бу ачы язмышка дучарлар, элек НКВД бинасы урнашкан, Черек күл янындагы бу урамны, “НКВД корбаннары истәлеге урамы” дип атарга тәкъдим иткән. Әлеге урамда яшәүчеләрнең күпчелеге бу исем белән килешмәгән. Андреева үзе дә бу атаманың колакка ятышлы булмавын һәм кулланылышта кулай түгеллеген әйтә. Иң беренче чиратта урамга исем бирелгәндә анда яшәүчеләр фикере искә алынуын да ассызыклый ул.
Казанның иң үзәгендә кешеләр бик аз яшәгән һәм киләчәктә исеме алыштырылырга мөмкин Бауман урамы бар. Тузган торак програмы нигезендә бушаган фатирларга хәзер төрле ширкәтләр хуҗа. Бу урамның исемен алыштыруга килгәндә, әлеге ширкәт җитәкчеләренең фикерләрен белешеп караган булганнар, әмма алар үзләрендәге күпләгән документларны үзгәртү өчен зур мәшәкатьләр туачак дип каршы чыккан. “Әмма мин анда эшләүчеләр һәм яшәүчеләр бу урамга лаеграк кеше исеме бирергә кирәклегенә инаныр вакыт та җитәр һәм Бауман урамы исеме дә алыштырылыр дип уйлыйм”, ди Андреева. Бу урамга әлегә кадәр җәмәгатьчелек тарафыннан нинди исемнәр тәкъдим ителгәнлеген өздереп кенә әйтмәде.
Татар җәмәгатьчелеге күренекле татар шәхесләренең исемнәрен һәм татар тарихы белән бәйле атамаларны Казанның тарихи өлешендәге урамнарга бирү тәкъдимен һәрдаим күтәреп тора. Зур Кызыл, 25 октябрь, Карл Маркс, Ленин һәм башка шундый "инкыйлаблы" урамнар башкалада хәтсез күп. Андреева да шәһәргә бернинди катнашы булмаган инкыйлаб шаукымы белән куелган исемнәрнең, җәмәгатьчелек сораганга киләчәктә алыштырылачагын кире какмый, әмма иң беренче чиратта галимнәрнең һәм анда яшәүчеләрнең фикерләре исәпкә алыначагын әйтә.
Татарның күренекле шәхесләренең исемнәре соңгы вакытта шәһәр читендәге кеше белмәгән, йә булмаса яңа төзелә генә башлаган урамнарга бирелә.
Андрееваның бу хәлгә үз аңлатмасы. “1000 еллыкка әзерләнеп урам исемнәрен алыштырган вакытта без аларга татар шәхесләренең исемнәрен бирергә тырыштык. Ул исемнәр шәһәр үзәгендәге урамнарга да бирелде. Булдыра алганның барысы да эшләнде. Хәзер шәһәр читкә таба үсә. Инде хәзер Азино бистәсен дә шәһәр чите дип әйтеп булмый. Хәзер без төзелеп килүче бистәләрдәге урамнарны яңа исемнәр белән атыйбыз. Алар бит бик күп йортлы киң һәм озын урамнар булачак. Без җәмәгатьчелек тәкъдим иткән исемнәрне нәкъ менә шундый зур урамнарга бирергә тырышабыз”, диде Андреева.