Башкортстанда татар мәдәниятен үстерү, милли йолаларыбызны саклау өчен зур тырышлык салучы төбәкләр бихисап. Әлшәй районының Уразмәт авылында да борынгы тарихыбыз ядкарьләрен кадерләп саклаучы, милли сәнгатьнең үсеше өчен җан атып йөрүче шәхесләр бар. Клара Тукаева-Насыйрова – шуларның берсе.
Клара Тукаева авылда гына түгел, ә Әлшәй районында да киң билгеле кеше. Һәрьяклап та булдыклы һәм талантлы шәхес ул. Белеме, алган һөнәре буенча укытучы Клара ханым. Кырык елга якын мөгаллимә булган, шуның егерме елын Уразмәт авылы урта мәктәбендә директор вазифаларын да башкара. Ә инде лаеклы ялга чыгуга аны авыл мәдәният йорты мөдире итеп билгелиләр.
Менә ун ел инде барлык мәдәни чараларны оештыру аның өстендә. Хәер, мәдәният йорты чараларын оештыруда сиксәненче еллар башыннан ук армый-талмый эшли ул. Шул елларда ук татар җыр ансамбле оештыра. Күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итүче бу ансамбльгә алты ел элек “Сөембикә” исеме бирелгән. Район күләмендә оештырылучы төрле сәнгать бәйгеләрендә гел җиңү яулый бу иҗади төркем. Әле анда җәмгысе 13 кеше шөгыльләнә.
Клара ханымның икенче зур казанышы – авылда туган якны өйрәнү музее оештыруы. Тормыш иптәше Камил абый белән буш торган бер бинаны алып, аны төзекләндереп, матурлап, ун ел элек шунда борынгы ядкарьләрне туплый башлый Клара ханым. Моның өчен тирәк-як авылларга да сәяхәт кыла.
Хәзер бу музейның дүрт бүлмәсендә йөзләрчә төрле экспонат бар. Чигелгән сөлгеләр, киндер тастымаллар, асалы келәмнәр, иске самавырлар, көршәкләр, милли киемнәр өлгеләре, көнкүреш кирәк-яраклары – аларның исәбе-саны юк. Музейның бер бүлмәсен тулысынча авылдагы байтак гаиләләрнең нәсел җепләрен барлаган шәҗәрәләр алып тора. Аларны да Клара ханым үзе төзегән. “Музей әйберләрен бөртекләп җыям”, ди Клара ханым.
Авылда мәчет булмау сәбәпле, Клара Тукаева авылдашларына музей бинасын гыйбадәтханә сыйфатында файдалану өчен дә рөхсәт итә. Биредә намазлар укыла, Корбан гаетләре, башка дини бәйрәмнәр оештырыла.
Клара Тукаева-Насыйрова, гомумән, күпкырлы талант иясе. Русия һәм Башкортстан журналистлары берлеге әгъзасы буларак, татар матбугат басмаларында аның көнүзәк темаларга язмалары һәрдаим дөнья күрә. Әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә ул. Аеруча шигырьләре матбугатта еш басыла. Китап итеп тә нәшер иткән ул аларны.
Үзләренә кардәш тиешле танылган язучы һәм публицист Имай Насыйри тормышы һәм иҗаты хакында да аерым китап бастырып чыгарган Клара ханым. Әлеге көндә тагын да яңа китаплар әзерли. Алар арасында авыл тарихына кагылышлысы да булачак.
Авылның тын алышы, язмышы да Клара ханымның тырышлыгына бәйле. Авылның старостасы буларак, урамнарның, ихата-кураларның, зиратның төзеклеген тәртиптә тоту өчен бар халыкны эшкә җәлеп итә. Ә төп ярдәмчеләре – “Сөембикә” ансамбле һәвәскәр сәнгатькәрләре. Тынгысыз эшчәнлеге югары бәяләнә Клара Тукаеваның. Узган ел аңа “Әлшәй районының абруйлы шәхесе” дигән мактаулы исем бирелгән.