Самар өлкәсендә унбер татар милли-мәдәни җәмгыяте эшләп килә. Һәрберсенең үз юнәлеше, үз сукмагы бар. Шулар арасында иң өлкәне булып "Туган тел" җәмгыяте санала. Җәмгыятьнең чираттагы исәп-хисап җыелышында яңа җитәкче сайланды.
Җәмгыятьнең элеккеге җитәкчесе Илгиз Кәлүч соңгы биш елда башкарылган эшләрне бәйнә-бәйнә сөйләде.
“Яктылык” мәктәбенә янкорма салынган. Моның өчен казнадан 110 миллион сум акча алуга ирешелгән. Төзелешне Вазыйх Мөхәммәтшин башкарган. Документация мәшәкатьләрен үз өстенә Азат Надиров алган. Харидә ханым Дашкина, Дания ханым Әбдрәхимовалар мәктәп мөдирләре буларак гомум җитәкчелекне кулларыннан ычкындырмаганнар. Бүгенге көндә бу мәктәптә 500гә якын бала белем ала.
Милли хәрәкәт активистлары тарафыннан беренче сыйныфка "Әлифба"ны кайтару юнәлешендә зур көч куелган.
Иң мөһиме – кадрлар тупланган. “Туган тел”дә үсеп чыкканнар бүген Самарның үзендә өч яңа оешманы җитәклиләр. Алар – Минәхмәт Хәлиуллов, Рифкат Хуҗин, Фәхретдин Канюкаев. Похвистнево районында, Яңа Куйбыш, Җигүле шәһәрләрендә көчле татар җәмгыятьләре булдырылган.
"Туган тел”нең вице-президенты Вазыйх Мөхәммәтшин тырышлыгы белән Самарда тарихи мәчетнең комплексын төзүдә гаҗәеп зур эшләр башкарыла.
Җәмгыятьнең сәхифәсе уңышлы эшләп килә.
“Мин – Ниса” исемле хатын-кызлар төркеме асыл затларыбызны изге Коръәни-Кәрим, хәдисләребез, татар халык гореф гадәтләренә таянып тәрбиялиләр. Җитәкчеләре – Наилә Әбулганиева һәм Мәрбия Сафина.
Зур оешканлык күрсәтеп һәр елны татар теле буенча өлкә бәйгеләре һәм татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы” исеменә ярышлар уздырыла.
Китәчәк мөдир милләтнең үзәгенә үткән проблемнарга да тукталды.
Катнаш никахлар күп. Татар кызлары урыска кияүгә чыккач, үзләре теләп чиркәүгә барып чукыналар һәм бу гамәлне татар авылларында үскәннәр дә кыла.
Самарның Мехзавод бистәсендә ун елдан артык мәчет салырга җир бирмиләр.
Җыелышта бу елга туры килгән вакыйгалар да искә алынды.
Быел Явыз Иван татарны дәүләтсез калдыруга 460 ел була.
260 ел элек, 1742 елны Сенат һәм Синод татар авылларындагы мәчетләрне җимерү турында фәрман чыгаралар.
250 ел элек татарның атаклы көрәшчесе, көчләп чукындыруга каршы чыккан Батыршаны Шлиссельбург крепостендә үтерәләр, хатынын, балаларын көчләп чукындыралар.
Чыгышлар күп булды. Теләкләр дә мулдан иде.
Җәмгыятьнең яңа рәисе итеп бер тавыштан икътисади фәннәр докторы, профессор, банкир, иганәче, чыгышы белән өлкәнең атаклы дүрт профессорын биргән Тупли авылыннан Ильяс Шәкүров сайланды. Ильяс әфәнденең агасы Илдар Шәкүров та Самарда медицина фәннәре докторы, профессор. Әниләре Алия апа кырык елга якын татар телен укыткан, Татарстанның атказанган мөгаллимәсе. Халык арасында күркәм дәрәҗәгә ия шәхес. Җыелышның ахырында Ильяс Шәкүров алдагы ниятләрен җәмгыять әгъзаларына җиткерде.
”Туган тел”нең мөдире итеп Данияр Сәйфиев расланды. Данияр әфәнде заманында губернатор Титовның матбугат бүлегендә эшләгән, Казан университетында белем алган.
“Яңа милли юлбашчыларның биографияләре матур, инде эшләрен генә көтәсе калды”, диде җыелыш ахырында татар милли хәрәкәтенең аксакалы Мансур Ямалетдинов.