Халыкара ПЕН оешмасы кырымтатар теле мәсьәләсен күтәрде

Конференциядә катнашучылар

17-21 июнь көннәрендә Кырымда халыкара ПЕН оешмасының «Урал-Алтай» төркеме конференция уздырды. Конференциядә уйгырлар һәм кырымтатарларның тел, мәдәният, әдәбият мәсьләләренә караган ике резолюция кабул ителде. Бу резолюцияләр ПЕН оешмасының сентябрь аенда Сеулда узачак конгрессына тапшырылачак.

Халыкара ПЕН оешмасы 1921 елда Лондонда оешкан. Ул язучыларны берләштергән дәүләт карамагында булмаган бәйсез халыкара оешма. ПЕН оешмасы сүз, фикер иреген, төрмәләрдә хокуксыз утырган язучыларны яклый. Кырымда үткән конференциядә Англия, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Татарстан, Финляндия, Япония, Корея, Австралия, Кырым, Үзбәкстаннан килгән язучылар катнашты.

Хоре Такеаки (с), Халыкара ПЕН үзәге рәисе Джон Ралстон Саул, уйгыр ПЕН үзәге рәисе Хайсер Озгюн чыгыш ясый

Конференциядә уйгырлар һәм кырымтатарларның тел, мәдәният, әдәбият мәсьләләренә караган ике аерым резолюция кабул ителде. Бу резолюцияләр Сеул конрессында йөздән артык илдән килгән делегатлар тарафыннан расланса, әлеге ике халыкның мәсьәләләренә караган карарлар БМОга юлланачак, язучылар яшәгән илләрдә бу карарларны хакимиятләргә белдерәчәкләр. Бу хакта «Урал-Алтай» төркеме конференциясен оештырган уйгыр ПЕН үзәге рәисе Хайсәр Озгюн Әбдерәсүл сөйләде. Ул үзе Көнчыгыш Төркестанда туган, хәзер Швециядә яши.

Конференциянең максатлары хакында сөйләп ул болай диде: «Урал-Алтай» гаиләсенә кергән халыкларның телләре бер-берсенә охшаш, якын, без бер-беребезне аңлыйбыз. Татарстанда ПЕН үзәк бар, ләкин кырымтатарларда мондый үзәк юк. Әгәр дә кырымтатар язучылары теләсә, алар мондый үзәкне ача алалар, безнең монда килүбезнең максаты да шул, ләкин бу мәҗбүри түгел.

Мәҗлес рәисе урынбасары Рифат Чубаров (с) Хайсер Озгюн

Конференция кырымтатар теле мәдәнияте, мәгарифе, латин әлифбасына күчү проблемнары турында 13 маддәдән торган резолюция кабул итте. Без хәзер сәяси яктан берләшеп булмаганда, әдәбият өлкәсендә берләшә алабыз. Бер-беребезнең әсәрләре белән таныша алабыз, уртак максатлар куеп эшли алабыз", диде Әбдерәсүл әфәнде.

Ленар Шәех (с)

Бу конференциядә Татарстан язучылары Әхәт Мушинский, Ленар Шәех, Австралиядән апалы-сеңелле Суфия Вәлиева һәм Сөенгөл Чанышева катнашты. Сөенгөл апа Кытай төрмәләрендә 18 ел утырып чыккан кеше. Ул медицина институтында укыганда Кытай сәясәтенә каршы чыгучыларның берсе булган. Ул 20 яшендә булганда яшерен бер оешмада катнашкан. 23 яшендә 1963 елда ул кулга алына. Бу хакта аның уйгыр телендә «Күз яшеннән дымланган туфрак» китабы да басылып чыккан. Икенче китабы ата-бабалары хакында.

Сөенгөл Чанышева һәм София Вәлиева

Сөенгөл апа 10 ел төрмәдә, 8 ел режимда, ягъни бер якка да чыгып булмаган шартларда яшәгән. Хәзер ул Австралиядә гомер итә. Аның әйтүенчә, аңа Кытайга керү мөмкин түгел.

Кырымда узган конференцияне ничек бәяләр идегез дигән сорауга, ул, монда алынган карарлар кырымтатар мәсьәләсенә уңай тәэсир ясар дигән өметем бар, диде.

Конференциядә катнашкан Татарстан язучылары белән таныштыгызмы дигән сорауга ул, әйе, сөйләштек, ләкин алар конференцияне күбрәк күзәтеп бардылар, татар әдәбияты, теле белән бәйле тәкъдимнәр ясамадылар, диде.

Конференциядән күренеш