КФУ студентлары җәй көнне Универсиада авылында кала алмаячак

Казан федераль университеты ректоратының утырышында башкалар белән бергә яллау вакыты чыгу сәбәпле 30 июньнән Универсиада авылыннан студентларны чыгару мәсьәләсе дә каралды.

Социаль-тәрбия эшләре проректоры Ариф Межведилов әйтүенчә, җәйге практика вакытында торакка ихтыяҗы булган студентларга университетның Студентлар шәһәрчегендә урыннар биреләчәк. Башкалар исә тулай торакта калдырлмаячак.