Һаагтагы халыкара мәхкәмә Босния сербларының элекке башлыгы Радован Караджичтан геноцид турындагы ике гаепләүнең берсен төшерде. Әлеге гаепләү геноцидка кагыла. Бу 1992-1995 елдагы сугыш барышында Босния һәм Һерцеговинада босняклар арасында “этник чистарту” белән бәйле.
Караджичка каршы хәзер ун гаепләү белдерелә. Шуның берсе – геноцидта. Ул Сребреница шәһәрендә 8 меңләп мөселман ир-ат һәм малай-яшүсмерләрне үтерүне оештыру белән бәйле.
Караджичка каршы хәзер ун гаепләү белдерелә. Шуның берсе – геноцидта. Ул Сребреница шәһәрендә 8 меңләп мөселман ир-ат һәм малай-яшүсмерләрне үтерүне оештыру белән бәйле.