Олимпия уеннары – спорт кына түгел

Алсу киемдәге волонтерлар Лондон кунакларына төрле мәгълүмат биреп тора

Лондондагы Олимпия уеннарының беренче көннәре спорт кына түгел, төрле мәдәни чараларга да бай булды.

Халык күпләп җыелган урыннарда – үзәктәге төп урамнарда, мәйданнарда, метрода – полиция хезмәткәрләренең саны күзгә күренеп артты. Шул ук урыннарда алсу киемдәге волонтерларны күреп була, алар Лондон кунакларына уеннар, җәмәгать транспорты, башка чаралар турында төрле мәгълүмат биреп тора.

Волонтерларның кайберләре уеннарның үзләрен оештыруда да ярдәм итә, мисал өчен, билетлар сатуда, башка чараларны оештыруда. Алар арасында чит ил кешеләре дә шактый, андыйлар Русиядән дә бар. Мондый ярдәмче-волонтерларның теләсә нинди ярышларга, мәдәни програм буларак узган тамашаларга керү хокукы бар.
Һәр җирдә төрле илләрнең символикасын күрергә була – футболка дисеңме, башлык, шарф, төрле биштәрләр. Мине Русиягә бәйле символиканың күплеге куандыра. Спорт өлкәсендә көндәшлек, ярышу хисе булса да, тулаем алганда дустанә атмосфера хөкем сөрә: кешеләр бер-берсеннән килгән илләре турында сораша, кызыксына.

Һәр җирдә төрле илләрнең символикасын күрергә була


Урыс телен дә хәзер Лондонда ишетеп кенә түгел, еш кына күреп тә була – эре сәүдә йортлары рекламаны дөньяның төрле телләрендә ясый башлады, аны метро һәм автобуслардагы видеоларда күреп була.

Олимпия уеннары белән бергә җомга көнне Russia Sochi Park дип аталган махсус үзәк ачылды, анда урыс мәдәнияте, спорты һәм ашлары күрсәтелгән җәйге фестиваль бара. Үзәкне ачу тантанасында урыс фольклор төркемнәре чыгыш ясады, зур экранда Wembley Park-тан Олимпия уеннарының ачылышы күрсәтелде. Russia Sochi Park-ны ачу тантанасы өч сәгатьләп дәвам итте, ул зурдан кубып эшләнгән иде. Төрле вак-төяккә игътибар бирү дә нык тәэсир итте. Русиядән һәм башка пост-совет илләреннән килүчеләргә бигрәк тә Mr.Bean-ның көлкеле чыгышы ошады.

Кызганыч ки, британ һавасы барыбер үзенекен итте, ачу бәйрәмендә яңгыр ява башлады, әмма бу кәефне төшермәде. Якутиядән килгән ансамбль чыгыш ясаганда күктә Русия хәрби очкычлары очып үтте һәм төсле төтеннән урыс байрагы триколорын калдырды.

Русия хәрби очкычлары урыс байрагы триколорын калдырды


Әмма Russia Sochi Park инде унбердә үк ябылды, Олимпия ачылышы трансляциясен якындагы пабта карап бетерергә туры килде. Аның азагында төрле катнашучы илләрнең вәкилләре үз байракларын алып чыкканда, пабта утыручылар да үз илләрен сәламләп, сызгырып-кычкырып утырды. Паб үзе Russia Sochi Park янында булгач, анда Русия кешеләре күп иде һәм алар барыннан да катырак кычкырды.

Нәкъ шундый ук чара Hyde Park-та да узды: анда да зур экраннарда Уеннарның ачылышы күрсәтелде, Duran Duran кебек популяр төркемнәр чыгыш ясады. Әмма урыс чарасыннан аермалы буларак, анысына керү түләүле иде – £60.

Бу көннең бердәнбер минусы транспорт булды – үзәктәге күп кенә урамнар ябылган, автобуслар булмады, шуңа да күпләр якындагы метро станцияләренә җәяү генә барырга мәҗбүр булды. Миңа да шулай 45 минут җәяү үтәргә туры килде.

Әлфия Әхмәтова
Лондон шәһәре