Сүриядә хөкүмәт гаскәрләре гыйсьянчылар ныгытмаларын бомбалады

Сүрия азат армиясе гыйсьянчысы

Сүриядә узган төндә хөкүмәт гаскәрләре Аллепо шәһәренең гыйсьянчылар контролендә булган бистәләрен бомбалады.

Кушма Штатларның NBC каналы мәгълүматларына күрә, Сүриянең азат армиясе гыйсьянчылары Бәшәр Әсад гаскәрләренә «җир-һава» ракеталары белән һөҗүм итә. Шулай ук 200ләп мондый ракетаның Төркия аша гыйсьянчыларга китерелгәне дә әйтелә.

Сүриянең башка шәһәрләрендә дә сугышлар бара, әмма соңгы көннәрдә Сүрия хакимияте гыйсьянчыларны бәреп чыгару өчен бөтен көчен Аллепога юнәлтте.

Элегрәк Аллеподан китәргә теләгән меңнәрчә тыныч халык камалышта калган дип хәбәр ителгән иде. 200 меңгә якын кеше Аллеподан китәргә өлгерде инде. Шәһәрдә азык-төлек һәм ризык әзерләү өчен кулланылучы газ бетеп килә.