Путин турында яңа хисап: "Галерадагы кол тормышы"

Путинның Рублево-Успенски юлы янындагы урманда урнашкан бу сарае алты метр биеклектәге койма белән әйләндереп алынган. Анда яшелчә дә үстерәләр, кош та асрыйлар, ат абзары да, бассейн да, берничә торак йорт та, боралак төшү урыны да бар

Петербур янындагы Константинов сараен заманында Петр патша җәйге утырма буларак төзеткән булган

Путин утырмаларының тагын берсе - Сочи янындагы җәйге Бочаров Ручей утымасы. Анда диңгез суы һәм төче су белән ике бассейн, боралак төшү мәйданчыгы, пляжда президент яхтасы тора торган урын бар

Путин президент очкычларының берсендә. Хисапта президентның 43 очкычы һәм 15 боралагы булуы турында языла

Президентның Ил-96-300 шәкелендәге мондый биш очкычы бар. Хисапка караганда, шуларның берсенең эчке җиһазларын һәм бизәлешен эшләү өчен генә дә 18 миллион доллар тотылган. Бер унитазының бәясе 75 мең доллар чамасы.

Путин очкычларының һәм боралакларының гомуми бәясе бер миллиард доллар чамасы.

Президентның затлы машиналары да бик күп

Президент идарәсе узган ел башында 40 миллион долларга сатып алган Сириус яхтасын тотуның еллык чыгымнары 124 миллион сум, ягъни 1200 Русия пенсионерының еллык пенсияләренә тиң, диелә.

Президентның диңгездә ял итү көймәсендә алты кешеле джакузи, кояшта кызыну, кино карау, ит кыздыру урыннары да бар

Путинның кул сәгатьләре 22 миллион сум белән бәяләнә. Күпсанлы бу сәгатьләрне генә сатып алу өчен дә президентның алты еллык хезмәт хакы кирәк булыр иде. Әгәр алар бүләк икән, Путин аларны керемнәр декларациясендә күрсәтергә тиеш. Ә декларациядә алар күрсәтелмәгән. Мондый очракта мондый бүләкләр югары түрәгә бирелгән ришвәт дип карала.