“Реальные пацаны” сериалында татар эпизоды

Your browser doesn’t support HTML5

ТНТ телеканалында һәр кич күрсәтелүче “Реальные пацаны” дип аталган сериалда татар теле яңгырады. Дүртенче сезонның өченче бүлемендәге вакыйгалар такси хезмәтендә оператор булып эшләүче Эдик гаиләсе тирәсендә бара. Пермьгә яшәргә күченеп килгән Эдикка авылдан кунакка әти-әнисе килеп төшә. Эпизод барган арада Эдик һәм аның әти-әнисе үзара татарча аралаша.