Либиядә АКШ илчесе үтерелде [видео]

Your browser doesn’t support HTML5

Либиядә АКШ илчесе үтерелде

Либиянең Бенгази шәһәрендә АКШ консуллыгына һөҗүм нәтиҗәсендә илче Кристофер Стивенс үтерелелде. Бу хәбәрне АКШ президенты Барак Обама раслады.

Һөҗүмдә шулай ук консуллыкның өч хезмәткәре үтерелде. Кораллы кешеләр бинага бәреп кереп кулдан ясалма бомбалар белән шартлаткан һәм консуллыка ут төрткән.

Һөҗүм АКШта Мөхәммәд Пәйгамбәрне мәсхәрәләүче фильм чыгуына җавап буларак оештырылган.

Элегрәк шул ук сәбәп белән АКШның Мисыр илчелегенә дә һөҗүм ясалган иде.