Либиядә АКШ илчесе үтерелде
Your browser doesn’t support HTML5
Либиянең Бенгази шәһәрендә АКШ консуллыгына һөҗүм нәтиҗәсендә илче Кристофер Стивенс һәм консуллыкның тагын өч хезмәткәре үтерелде. Кораллы кешеләр бинага бәреп кереп кулдан ясалган бомбалар шартлаткан һәм консуллыка ут төрткән. Һөҗүм АКШта Мөхәммәд пәйгамбәрне мәсхәрәләүче фильм чыгуына җавап буларак оештырылган.