Төмән мөселманнарын төрекләр дингә тарта

Индрәйдә намаз вакыты

Ел саен Рамазан аенда дини оешмалар соравы буенча Русиягә мөселманнар тормышы белән танышу һәм дини белемнәрен үстерү максатында Төркиядән укытучылар җибәрелә. Шуларның бишесе Төмәнгә килде.
Ел саен Рамазан башланганчы Европа илләренә йөзләгән мөселман изге гамәлләр кылырга юлга чыга икән. Үткән ел Русиягә 40лап кеше килгән, быел аларның саны шактый арткан – 135 төрек килгән. Шуларның бишесе Төмән өлкәсенә җибәрелде: Шөкъри Тамирҗан Төмән шәһәренең Мельникайте урамындагы мәчеттә, Нежати Айдениза – Чехов урамындагы гыйбадәт йортында, Билал Аслани – Акъяр авылы, Сәйфетдин Яйла – Яңа Кәешкүл авылы, Мәхмүт Биржана – Сабанак авылы мәчетләрендә бер ай буена халык белән аралашып, тәравих намазларын алып бардылар, Коръән укыдылар, дәресләр үткәрделәр. Монда яшәүчеләрнең тормышы белән таныштылар, искиткеч Себер табигатенә сокландылар, мәчет һәм авыл тарихы белән кызыксындылар. Әлбәттә, халык та алар турында сорашты. Бер төрки төркемгә кергән телләр булганга, әкренләп бер-берсен аңлый да башладылар. Изге уйлар белән йөргән бу затларның Төркиядә тәҗвид, ягъни Коръән уку тәртибен өйрәтүчеләр, гаиләле кешеләр икәнлекләрен белделәр.

Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылы мәчетенең имам хатыйбы Ишмөхәммәт Аитов әлеге очрашудан туган хисләре, фикерләре турында менә ниләр сөйләде:

Төрек имамнары

“Мөселманнар дини оешмасы рәисе Әйтмөхәммәт абый Халиков белән гыйбадәт кылган саен Аллаһы Тәгаләдән безгә дини белемле укытучы җибәрүен сорадык, һәм догаларыбыз кабул булып мәчетебезгә бик укымышлы, 14 яшендә Коръән-хафиз (Коръәнне яттан белүче) дәрәҗәсе бирелгән – Сәйфетдин хәзрәт килеп, ай буена мәчетебездә имам вазифасын башкарып, тәравих намазлары үткәреп, дәресләр алып барды. Үзе ул гарәп, төрек, инглиз, француз, телләрендә иркен сөйләшсә дә, бирегә килгәндә татар, рус телләрен бөтенләй аңламый иде. Халык белән аралашып, бер ай эчендә себер татар телен үзләштереп, вәгазьләр сөйләрлек булды. Көненә ике мәртәбә гарәп теле һәм графикасыннан дәресләр бирде. Белем алырга 15тән артык кыз, шул ук хәтле егет һәм 6-7 олы яшьтәге апа-абыйлар йөрделәр. Шушы кыска вакыт эчендә ул аларны Коръән укырга, догаларның мәгънәләрен аңлатып, намаз йолаларын дөрес башкарырга өйрәтте, халык белән бергәләшеп ифтарга йөрде, без моңа бик шатланып калдык. Бик яхшы күңелле кеше булды, без аның кабат килүен үтенеп сорадык.

Чынлап та, безгә мәчеттә эшләргә имам кирәк, мин бит бирегә күрше авылдан килеп эшлим. Шундый тирән белемле укытучылар ешрак килеп укытып торсалар, үзебез арадан да белемле имамнар чыгар иде. Ә Сәйфетдин хәзрәтнең килүе чынлап та авылыбызга ямь өстәде”.

Кәешкүл мәчете

– Башта мин вәгазьне үз телемдә сөйлим, аннары интернет һәм авыл малайлары ярдәмендә татар теленә күчерәм, – диде саубуллашу вакытында Сәйфетдин Яйла. – Авылда интернет бик начар эшли, телефон аша гаиләм белән сөйләшү өчен мәчет манарасына менәргә туры килде хәтта.

40 яшьлек Сәйфетдин 1,5 миллион кеше яшәгән Бурса шәһәренең 1200 мәчетенең берсендә имам вазифасын башкара. Төркия хөкүмәте меңләгән имамнарын чит илләргә дин тәртипләрен өйрәтергә җибәрә. “Белемле имамнарга зур кытлык безнең илдә, бигрәк тә ерактагы авылларда. Яшьләрнең укырга теләкләре булса да, тормыш алып бару авырлыгы куркыта күрәсең. Төркиядә әнә имамнарга дәүләт ай саен хезмәт хакы түләп тора икән”, ди Разыя Мәҗитова.

– Яңа Кәешкүл мәчете Рамазанның соңгы көннәрендә шыплап тулган иде, ай азанны ничек матур итеп әйтә иде ул, дип Сәйфетдинне искә алалар хәзер авылда.

– Дингә кагылышлы сорауларыбызга тулы җаваплар алдык, оныклар намаз серләренә төшенделәр, Коръәнне дөрес укырга өйрәндек, – диде Зәкия Бакиева, - рәхмәт үзләренә.

Вәгазь вакытында

Сабанак якларына киткән Мәхмүд тә, табигый хозурлык исламның матурлыгы белән дә тулыланса, Себер икеләтә ямьгә күмелер иде, дип юлдашларына борынгы ханлыкның Искере, татар авыллары, Тубыл шәһәре турында сөйләде. Дин тотучыларның азлыгына игътибар иткән ул.

Төмәндәгеләре дә якын-тирә авылларның мәчетләренә ифтарга, тәравих намазларына барганнар.

Өлкә мөселманнары хәзер хаҗга барырга җыена. Тиздән өлкә хөкүмәте ярдәме белән юлга чыгачак 32 пенсионер белән дә әзерлек эшләре башланган инде.

Ходай боерса, яшьләребез исламның чисталыгын, изгелеген аңлап, тормыш сукмакларында туры юл сайларлар, ә төрек туганнарыбыз аларга ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер.