Мөселман дөньясында исламны мәсхәрәләгән фильмга каршылык арта

Your browser doesn’t support HTML5

Мөселман илләрендә АКШта Мөхәммәт пәйгамбәрне мәсхәрәләүче фильм чыгуга каршылык арта. 11 сентябрьдә Бенгази (Либия) һәм Каһирәдә (Мисыр) башланган каршылык чаралары башка илләргә таралды. Йәмәннең Сана шәһәрендә протест белдерүчеләр американ илчелегенә һөҗүм итте. Багдад (Гыйрак) һәм Дака (Бангладеш) шәһәрләрендә американ әләмнәрен яндырдылар.