Стәрлетамак татарлары тел язмышы турында сөйләште

Марат Сәитов Галимҗан Ибраһимовка багышланган музейда

Башкортстан татар конгрессының Стәрлетамак шәһәрендәге идарәсе вәкилләре җәйге яллар тәмамланганнан соң тәүге киңәйтелгән киңәшмәгә җыелды. Сөйләшү үзәгендә мәгарифтә татар теле язмышы һәм алда торган башка бурычлар торды.
Башкортстан Татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы, конгрессның Стәрлетамак филиалы рәисе Илшат Насипов үз чыгышында узган айларда башкарылган эшләр турында сөйләгәч, агымдагы эшләргә дә тукталды. Аның сүзләренчә, хәзер шәһәрдәге татар җәмәгатьчелек оешмаларының көнүзәк бурычларыннан берсе – мәктәпләрдә татар балаларына үз ана телләрендә белем алу мөмкинлеген тудыруга ярдәм итү.

Илшат Насипов үзе дә мәгариф өлкәсенә турыдан-туры мөнәсәбәтле. Стәрлетамак шәһәре педагогия академиясенең татар-чуаш кафедрасы мөдире ул. Филология фәннәре докторы буларак үзе дә яшь галимнәргә ярдәм итә, аларның фәнни хезмәтләренә фатыйха бирә. Мәгарифтәге хәлләрне, шул исәптән татар мәгарифе торышын аңардан да яхшырак белүче сирәктер. Шуңа да шәһәр шартларында татар балаларына үз ана телләрен өйрәтүне беренчел бурыч дип саный Илшат әфәнде.

Киңәшмәдә алдагы берничә айга эш планнары да тикшерелде. Татар җәмәгатьчелек әгъзалары бу тәңгәлдә үзләренең файдалы киңәшләрен һәм теләкләрен дә әйтте.

Татар конгрессы бүлеге әгъзасы Марат Сәитов үз чыгышында быел шәһәрдә һәм үзенең туган ягы Авыргазы районында танылган язучы Галимҗан Ибраһимовка багышлап оештырылган чараларның әһәмияте хакында сөйләде һәм әле ел азагына кадәр дә бу юнәлештә мәктәпләрдә дә чаралар дәвам итәчәген әйтте. Аның үз йортында Галимҗан Ибраһимовка багышлап оештырылган зур шәхси музее да бар. Бу музейның яңадан-яңа ядкарьләр белән тулылануын әйтә Марат Сәитов. Авыргазы районы Солтанморат авылында да Галимҗан Ибраһимов йорт-музеен булдыруга зур өлеш кертә ул. Хәзер анда да йөзләрчә кызыклы экспонат саклана.

“Безнең гаиләнең нәсел җепләре турыдан-туры Галимҗан Ибраһимовка барып тоташа. Шуңа күрә дә якын бабабызның истәлеген мәңгеләштерү эшләрендә бик теләп катнашам”, ди Марат әфәнде.

Марат Сәитов әйтүенчә, Башкортстан татарларының милли-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү юнәлешендә проблемалар баштан ашкан. “Аларны чишүдә Уфадагы милли оешмалар гына түгел, ә аларның районнардагы һәм шәһәрләрдәге бүлекләре дә әүзем катнашырга тиеш”, ди Марат әфәнде.

Стәрлетамак Татар конгрессы бүлегенең җәйге яллардан соң тәүге утырышында шушы ел азагына кадәр тәгаен бурычлар билгеләнде. Җәйге озын тәнәфестән соң, хәзер татар милли хәрәкәте вәкилләре үз киңәшмәләрен ай саен үткәреп торырга килеште.