Татарстан прокуратурасы “Мөселманнарның гаепсезлеге” фильмын экстремистик дип саный. Хәзер хокук сакчылары республикадагы провайдерларга бу фильмга юлны ябуны сораган хатлар әзерли. Якын арада “Мөселманнарның гаепсезлеге” бөтен Русиядә тыелырга мөмкин. Бу турыдагы дәгъва әлегә судта карала. Ватаным Татарстан басмасы шушы мәсьәләгә карата берничә кешенең фикерен белешкән.
Рафаэль Хәкимов, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, сәясәтче:
– Интернетка да, телевидениегә дә халыкка ошамаган күп кенә материал чыгарыла. Пәйгамбәрне мыскыл иткән карикатуралар булды. Моны Франция газетасы, безгә тиражны күтәрергә кирәк, дип аңлатты. Әлеге тавыштан соң газетаның бөтен Европага даны чыкты, шуның белән алар тиражны да күтәрәләр. Исламга кагылган сайтлар бар, ваһһабчыларның, “Мөселман кардәшлеге” партиясенең Интернет-сәхифәләре эшли, аларны берәү дә тикшерми, карамый. Матбугатны без бит күзәтеп торабыз, хакыйкатькә туры килмәгән материал булса, судка бирәбез. Ә Интернетта бу әйбер күзәтелми. Аралашканда үзебезне сүгенүдән тыябыз. Урамда сүгенә башласак, полиция туктата. Ә Интернетта болар тыелмый. Форумнарда язылганнарны кайвакыт укып та булмый. Күңелсез. Моны карап барырга кирәк. Миңа калса, монда прокуратурага да эш бар.
Галимҗан Гыйлманов, язучы:
– Демократия тарафдарлары ирек, азатлык фәлсәфәсе куерталар. Хәзер Русия күләмендә дә шундый фикерләр очрый, һәр кеше үзенең сәнгати фикерен белдерергә, һәр кеше азат булырга тиеш, сәнгать азатлыгы, кино азатлыгы, дип баралар. Азат булу башка кешенең күңелен, аның иманын, хакыйкый тәгълиматын рәнҗетергә хокук бирә дигән сүз түгел. Әлбәттә, тыю соңгы чик инде ул. Башка чаралар эшләми икән, тыю юлы гына кала. Сәнгать ул хөрлек ярата. Әмма кешене рәнҗетүдән, кешенең хисен, фикерен, иманын мыскыл итүдән тыелырга кирәк.
Фәнис Җиһаншаин, Г.Камал театры артисты:
– Көчләү, җәберләү, диннәрне бер-берсенә каршы куя торган тапшыруларны, кеше үтерүгә корылган уеннарны тыярга кирәк дип саныйм. 7-9 яшьлек балалар шундый уеннар уйный. Гомумән, интернетка җибәрелә торган мәгълүматны карап барырга кирәк. Мөхәммәт пәйгамбәр мыскыллап күрсәтелгән фильм буларак, “Мөселманнарның гаепсезлеге”н тыюны дөрес дип уйлыйм. Пәйгамбәрләрнең берсенә дә, Мөхәммәт пәйгамбәргә дә, Муса, Гайсә пәйгамбәрләргә дә сүз әйтергә ярамый.
Гөлназ Бәдретдин, “Мөслимә” журналы журналисты:
– Мин бу фильмны тыярга кирәк дип уйламыйм. Бу, ямьсез булса да, мөселманнарга пиар. Фильм аркасында мөселманнар берләшә, күтәрелә, урамнарга чыга. 11 сентябрьдә АКШта булган шартлаулардан соң бу ил кешеләре арасында ислам белән кызыксынып, исламны кабул итүчеләр булды. Фильм турында ишетеп, чыннан да шулай булганмы икән дип кызыксынып, пәйгамбәр тормышы белән танышып, исламны кабул итүчеләр булыр, бәлки. Мин порнография, наркомания, эчкечелекне тарату тыелырга тиеш дип саныйм. Әмма тыю белән проблеманы чишеп булмый.
Гөлфинә Хәйруллина, хосусый оешма хуҗасы:
– Мин әлеге фильмны тыярга кирәк дип саныйм. Чөнки ул үсеп килүче буын күзенә чалынырга, ислам турында белеме булмаган кеше хәтеренә дин начар яктан кереп калуына сәбәп булырга мөмкин. Аны тыярга кирәк. Башка төр тыюларга килгәндә, кешеләрнең бер-берсенә ямьсез итеп дәшүен тыяр идем. Усал тон белән, ямьсез сүзләр кулланып, тавышны күтәреп дәшүне. Шундый чаклар була, кемдер якын кешесен югалта, авыр сынауларга, чиргә дучар булырга мөмкин.