Казанда яңа метро станцияләренең исемнәре әйтелде

Казан метрополитенының төзелеп килүче станцияләренең исемнәре турында рәсми карар чыкты. Бу хакта башкала метросының твиттерында хәбәр ителә.

Яңа өч станция исемнәре түбәндәгечә: “Яшьлек”, “Төньяк вокзал” һәм “Авиатөзелеш”. Элегрәк бу станцияләр “Мәскәү”, “Воровски” һәм “Соцгород” исемнәрен йөртә иде.