Төмән һәм Тубыл татар мәдәният үзәкләре “Тәмле бакча ашлары” бәйгеләрен үткәрде. Уңган апа-абыйларга үзләренең бар тырышлыгын күрсәтергә туры килде.
Себер татарлары элек-электән балыкчылык, аучылык белән шөгыльләнгән. Аннары игенчелек үтеп кергән. Әле XX гасыр башында гына алар бәрәңгенең дә нәрсә икәнен белмәгәннәр. Помидор, кыяр шикелле яшелчәләрне үстерү серләрен Казан ягыннан килгән татарлар ярдәмендә үзләштергәннәр. Хәзер осталыкларына чын-чынлап сокланырлык. Нәрсә генә юк алар тәкъдим иткән күргәзмәләрдә: бакча җимешләре генә дә ике дистәләп, ә инде алардан ясалган кышкы салатлар, кайнатма һәм башкалары авыздан сулар китерә. Икенчесендәге яшелчәләр курчакларга әверелгәннәр.
“Төмәндәге “Тәмле ашлар” бәйгесендә Мәйсәрә һәм Әгъзам Ибәтуллиннар җиңүче булды, алар алып килә алмаган бакча бизәкләрен фотога төшереп, матур итеп бизәгәннәр иде. Алардан азга гына калышкан Факия Алиева һәм Әминә Атауллина да тамашачының мәхәббәтен яулап алдылар. Зөлфирә Сергеева өченче урынны яулады, үзе ветераннар советы председателе, үзе җырчы бу ханым бик актив”, дип тәбрикләде аларны жюри әгъзалары. Берсе дә бүләксез калмады.
Тубылга тирә-яктагы авыллардан да килгәннәр иде. Өстәлләр сыгылып тора. "Табигатьнең һәр фасылы үзенчә матур, көзге ямьгә битараф кеше юктыр. Быел бөтен нәрсә уңды. Тырышып эшләсәң, сөенеп карасаң – ул синнән сыйларын кызганмый. Урмандагы муллык та рәхәтләндерде: ул җиләген, кедр чикләвеген, саз чиясен, башкасын җыеп кинәнде халык”, дип котлады бәйрәмгә килүчеләрне тиздән 75 яше тулачак Рәшидә Бакиева.
Тубыллар, гомумән, бердәм, тырыш кешеләр. Аларның өлкәннәре дә “Яшьлеккә сәяхәт” исемле ансамбльгә берләшеп, авыл саен концерт куеп йөриләр. Бу көнне дә Тубыл җырчы-биючеләре яңа өйрәнгән чыгышларын башкардылар.