Дөнья "йолдызлары" Казанга ешрак сугыла башлады

“Татнефть-Арена” сәхнәсе Стинг концерты алдыннан. 2 июль 2011

2013 елда Казанда Элтон Джон һәм Джо Кокер килүе көтелә. Тамашаны оештыручы “Татконцерт” оешмасы мөдире Андрей Шумарин белдерүенчә, Элтон Джон 7 декабрьдә “Татнефть-Арена” сәхнәсендә чыгыш ясаячак, ә Джо Кокер концерты 5 июньгә билгеләнгән.
Элтон Джон белән артыгын таныштырып торырга кирәкмидер, ләкин аның иҗаты турында берничә сүз әйтмичә булмый. Элтон Джон исеме музыка тарихына 250 млн сатылган диск белән язылып куелган. Ул Британиядә туган, иҗаты инде 40 елдан артык дәвам итә. Музыка сөючеләр күңеленә бигрәк тә “Sorry Seems To Be The Hardest Word” җыры белән таныш.

Элтон Джон – Британия тарихында иң уңышлы музыкант. 1997 елда Британия патшабикәсе аны “Рыцарь-бакалавр” ордены белән бүләкләде. Бу орден илнең иң дәрәҗәле бүләге дип санала. Шуннан бирле җырчыга сэр Элтон Джон дип мөрәҗәгать итә башладылар.

http://www.youtube.com/embed/J2e4NlnLr28?rel=0

Төгәл булмаган мәгълүматларга күрә, Элтон Джон концертына эләгү өчен 2-12 мең сум чыгарып салырга кирәк булачак. Казанга килер өчен Джон 1 млн евро акча сораган. Шумарин сүзләренчә, бу саннар гадәттәге бәядән кимрәк.

Элтон Джоннан аермалы буларак, Джо Кокер исеме күпләргә таныш булмаска мөмкин. Кокерны матбугатның беренче битләрендә күреп булмый һәм аның имиджы да бөтенләй башка. Бу җырчы блюз стилендә иҗат итә. Кокер «Unchain My Heart», «You Can Leave Your Hat On» җырларын башкарып танылу алды.

http://www.youtube.com/embed/4b04jq7NB1s?rel=0

Джо Кокер концертының билет бәясе 1-6 мең сум.

Дөньякүләм билгеле “йолдызларның” Казанга беренче килүе генә түгел. Моңарчы башкалада Стинг, Scorpions кебек җырчыларны ишетеп-тыңлап була иде. Соңгылары хәтта өч тапкыр концерт куеп китәргә өлгерде.

Джо Кокер һәм Элтон Джон концерты 2013 елга гына билгеләнгән булса, шушы арада Казанда тагын ике мөһим концерт көтелә. Беренчесе - 90нчы елларда нык популярлык казанган The Garbage төркеме. Американ төркеме Казанның “Мило-Арена” сәхнәсенә чыгыш ясаячак.

Шулай ук яшьләр яраткан, Youtube видеохезмәтендә урнаштырылган клипларын миллионнарча кеше карарга өлгергән LMFAO төркеме Казанда концерт куярга ризалыгын бирде. Аларның тамашасын “Татнефть-Аренада” 11 декабрьдә күреп булачак.

LMFAO иҗаты яшьләргә шактый таныш. “Party Rock Anthem” җыры ял итәргә яратучы яшүсмерләрнең гимнына әверелде. Ә “I’m sexy and I know it” җыры соңгы ике елда музыкаль хит-парадларның югары баскычыннан төшмәде.

http://www.youtube.com/embed/KQ6zr6kCPj8?rel=0

Ни генә әйтсәк тә, Стинг, Джо Кокер, Элтон Джон, Scorpions яисә The Garbage сыман җырчыларның иң яхшы заманнары инде артта калды. Алар үзенә күрә эстраданың тере классиклары булып санала.

Картаеп баручы “йолдызлар” белән чагыштырганда әле дә популяр булып саналучы LMFAO төркеменең килүе Казанның никадәр танылган шәһәр икәнен күрсәтә. Бу җырчыларны сөючеләр даирәсе бермә-бер ким булуга карамастан, концертның зур аншлаг белән үтәчәге шик тудырмый. Кемнәрдер LMFAO егетләрен маймыллар белән чагыштыра, ә кемнәрдер аны заманча шоу-бизнеска яңалык алып килүчеләр дип саный. Популярлыкның иң югары дулкынында торучы бу яшь артистларның Казанга килгәне юк иде әле.

* * * *

Тагын бер популяр американ җырчысы Lady Gaga Казанга килүдән баш тарткан. Бу хакта популяр башкаручының вәкилләре белдерде. Казандагы концертны оештыручылар 1 млн евро вәгъдә итүгә карамастан, Lady Gaga Казанга килмәячәк. Җырчы Мәскәү һәм Петербурда гына чыгыш ясаячак.