Рәдиф Җамалетдинов: "90нчы еллар казанышларын югалттык"

Сулдан уңга: Татарстан мәгариф министрлыгы вәкиле Раиф Зиннәтуллин, Филология һәм сәнгать институты мөдире Рәдиф Җамалетдинов һәм галимә Әлфия Йосыпова матбугат очрашуында

18-21 октябрьдә Казанда “Туган телләрне һәм әдәбиятларны саклау һәм үстерү” халыкара фәнни-гамәли форумы үтәчәк. Бу уңайдан 16 октябрьдә Татар-информ агентлыгында матбугат очрашуы оештырылды.
Филология һәм сәнгать институтында узачак форум кысасында шулай ук “Күп милләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү”, “Классик филология һәм татар әдәбияты фәне”, галимә Флера Сафиуллина һәм галим Вахит Хаков истәлегенә багышланган фәнни-гамәли конференцияләр уздыру да карала.

Болардан тыш “Туган телләрне һәм әдәбиятларны саклау һәм үстерүдә актуаль проблемнар” темасына түгәрәк өстәл оештыру планлаштырыла.

Бүгенге көндә Татарстанда туган телне һәм әдәбиятны саклау өлкәсендә нинди проблемнар бар соң? “Азатлык” хәбәрчесе шушы сорау белән матбугат очрашуын алып барган Филология һәм сәнгать институты мөдире Рәдиф Җамалетдиновка мөрәҗәгать итте.

Your browser doesn’t support HTML5

Рәдиф Җамалетдинов: "90нчы еллар казанышларын югалттык"


Җамалетдинов фикеренчә, туган телләрне саклауның ни дәрәҗәдә, ни күләмдә һәм ни сыйфатлы башкарылуы бик бәхәсле мәсьәлә.

“Татарстанда үрнәк мәктәп-гимназияләр, югары уку йортлары булса да, болар белән бергә балалар бакчаларыннан алып, югары уку йортларына кадәр тиешле нәтиҗә бирә алмаган уку йортлары да бар. Сәбәпләре төрле булса да, бүгенге көндә туган телләрне саклау һәм үстерүдә төп проблем – туган телгә карата ихтыяҗ булмауда. Кызганыч, туган телләрне үстерүдә алга кителгән 90нчы еллар артта калды. Ул вакытта тиешле канун һәм норматив актларыбыз бар иде. Әмма 2000нче елларда бу норматив актларга, кануннарга шактый гына үзгәрешләр керде. Хәзер исә ул вакыттагы җиңүләребезне югалттык дип тә әйтә алабыз”, диде Җамалетдинов.

Рәдиф Җамалетдинов республикада туган телне саклау һәм үстерүдә булган проблемнарны кыскача шулай дип аңлатырга тырышса да, тулысынча ачып салмады һәм бу хакта тулырак итеп сөйләшергә 19 октябрьдә узачак түгәрәк өстәл утырышына чакырды.

Рәсми рәвештә 19 октябрьдә ачылачак халыкара форумда Татарстан район-шәһәрләреннән, Русиянең уннан артык төбәгеннән һәм Төркия, Казакъстан, Украина һәм Япония кебек илләрдән 500гә якын галимнең катнашуы көтелә.