Русиядә чиркәү мәнфәгатен казаклар партиясе кайгыртачак

Русиянең элекке президенты Дмитрий Медведев Мәскәү кирмәнендә казак оешмасы вәкилләренә байрак тапшыра. 7 декабрь 2011 ел.

Православ фиркасен төзи алмаганга күрә, Мәскәү Кремле ил сәясәтендә чиркәү мәнфәгатьләрен яклау өчен казак партиясен төзи. Нигездә рус милләтенә һәм православ диненә катнашы булмаган казаклар сәяси корал буларак кулланыла.
Русиядә казак партиясе барлыкка киләчәк. Бу хакта Владимир Путинның үзәк федераль төбәктәге тулы вәкаләтле вәкиле, казак оешмалары эшләре шурасы башлыгы Александр Беглов хәбәр итте. 24 ноябрьдә партиянең төзелеш корылтае узачак.

Русия хакимиятенең илнең реаль шартларына туры китерерлек итеп милли сәясәт алып бара алмавы һәм теләмәве тиешле нәтиҗәләр китерә. Беренчедән, алгы планга аерым милләтләр һәм халыклар (һәм үзен шулай дип атаучылар) чыга. Икенчедән, Русия чынбарлыгына туры килә алмыйча әлеге милләтләр һәм этник төркемнәр радикальләшә, дөньявилыкка куркыныч яный башлый.

Бүген Русия җәмгыятенең төрле катламнары да, хакимият үзе дә уйдырма “радикал исламчылар” тарафыннан янаган куркыныч турында тәкърарлаудан туктаймый. Чынбарлыкта хәзерге вакытта рус халкының билгеле бер өлеше дә “исламчылар” дип аталган төркем кебек үк үзгәреш кичерә. Сүз бүгенге Русиядә “казакларның уянуы” турында бара.

Тарихтагы казаклар

Хәзерге казаклар Русиянең социаль проектында үзенә урын таба алмаган Кавказ яшьләре белән бертөсле. Ике төркем дә бер үк сыйфатларга ия: дини фундаментальлек (еш кына чын дини тәгълиматка туры килмәскә дә мөмкин), үзеңне башкалардан югарырак итеп тою һәм тоту, башкаларга карата көч куллану һәм аны аклау, башкаларны үзеңнең яшәү рәвеше буенча яшәргә мәҗбүр итергә тырышу. Шуңа күрә казакларның “Русия – православ иле” һәм кавказларның “кем безнең белән түгел, шул безнең аста” шигарләре нигездә берни белән дә аерылмый.

Казаклар турында сөйләшкәндә нәкъ менә “казак уянуы” турында сөйләшергә җирлек бар. Тарихка карасак, казаклар – ул рус халкына һәм православ чиркәвенә каршы булган күренеш. Тарихи ядкәрьләрдә чиркәү иң күп кол хуҗасы буларак – Запорожье казакларының иң зур дошманы дип язылу турында мәгълүмат бар.

Лев Гумилев язганча, казаклар татар-монгол һөҗүменнән соң барлыкка килгән, тамырлары төрки-славяннарга тоташкан халык. Аларның ата-бабалары – бродниклар, Калка сугышында Русиягә каршы сугышкан. XVI гасырда казаклар Днепр һәм Дон елгалары тирәсендә яши башлый һәм талау белән көн күрә. Кораллы төркемнәр буларак формалашкан казаклар хәрби демократия принциплары буенча тормыш итә. Бүгенге көндә аларны канунсыз сугышчы төркемнәр дип атарлар иде.

Үсә тора һәм башка халыклардан хәрби ысуллар үзләштерә торгач, казаклар үз хәрби традициясен булдыра, кылыч белән эш итү, атта йөрүдә уңышлары белән таныла башлый.

Шушы тарихтагы казакларга тамырлары белән якын булган халыклар бүген Украина, Казакъстан һәм Кавказда яши.

Казаклар Советлар берлеге һәм Русиядә

Соңгы гасыр сәяси системасында казакларга урын калмады. Көнбатыш илләре тәртип саклау вазифаларын полициягә йөкләде. Советлар берлегендә дә шул ук хәл, казакларга регуляр армиядә дә, милиция сафларында да урын булмады.

Советлар берлеге таркалудан соң казаклар үзләрен аерым милләт дип игълан итә башлады. Казак төркемнәре Русиянең төрле төбәкләрендә барлыкка килде.

Казаклар Русиядә үз милли республика – “Казакия” булдыруны максат итеп куйды. Кремль исә аларны милли-мәдәни мохтарият итеп калдырырга тырышты.

Нәтиҗәдә Ельцин администрациясе компромисслы юл тапты – казакларга регуляр армия сафларында аерым хәрби төркем буларак дәүләткә хезмәт итү мөмкинлеге бирелде.

Казаклар чиркәү армиясе сыйфатында

Бүген исә казаклар төрле институт һәм төркемнәр тарафыннан сәяси корал буларак кулланыла башлады.

Югарыда әйтелгәнчә, рус милләтенә турыдан-туры катнашы булган казакларны рус милләтчеләре үзләренә үрнәк итеп куя башлады. Казаклар хәзер иң элек Русия православ чиркәвенең корпоратив гаскәре, яклаучысы буларак тасвирлана. Чиркәү шуны файдаланып аларны үз мәнфәгатьләрен (мәгариф, мал-мөлкәт мәсьәләләре өлкәсендә) алга сөрү өчен куллана. Күптән түгел Мәскәү хакимияте мөселманнарга мәчет төзүгә җир бүлеп биргән иде. Гыйбадәтханә төзелешенә каршы урам җыены узды. Протест чарасына килүчеләрнең һәм оештыручыларның күбесе нәкъ менә казаклар иде.

Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә күп санда казак оешмалары төзелә башлады (этник яктан чын казакларга бернинди катнашы булмаса да). Чиркәү аларга ярдәм күрсәтә, ә православ активистлар үзенең ата-баба шәҗәрәсендә һичшиксез казак тамырларын таба.

Мәскәүнең агрессив һәм радикальләшеп килгән “казаклар уянуына” киртә куймавы гаҗәп түгел. Русиядә төп электорат – православлар, ләкин Думада дини партия булдыра алу мөмкинлеге юк. Шуңа күрә президент идарәсе икенче юл белән китте – ил сәясәтендә чиркәү мәнфәгатьләрен яклау өчен тарихтагы казакларга катнашы булмаган “казак партиясен” төзи. Ләкин Русиядә милли сәясәткә кагылышлы кануннар кабул ителгәндә баланс булдыру өчен төрки, кавказ яки мөселман партиясе төзелә алырмы – анысына ышаныч юк.