Мәхкәмә Pussy Riot видеоларын "экстремистик" дип тапты
Your browser doesn’t support HTML5
Мәскәү мәхкәмәсе протестчы Pussy Riot язмаларын "экстремистик" дип бәяләүче карар чыгарды һәм Русия халкы өчен аларны интернетта карау мөмкинлекләрен ябарга кушты. Pussy Riot әгъзасы, шартлы рәвештә хөкем ителеп иреккә чыгарылган Екатерина Самуцевич мәхкәмә карарын тыңлаганнан соң бу карарны протест мәдәниятенә каршы цензура кертү дип бәяләде һәм аны гамәлдән чыгару өчен аппеляцион мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәген белдерде. Reuters видеосы