Европа расламаса да, Русия "Көньяк агым" проектын башлады

Владимир Путин белән Алексей Миллер "Көньяк агым" төзелешен башлау тантанасында

Мәскәү инде "Көньяк агым" төзелешен башлау тантанасы үткәрде, Брюссель проектның тәгаенләнүдән әле ерак булуын белдерә.
Җомга көнне Газпром Анапада зур тантана ясап Русия газын Кара диңгез төбеннән Европа Берлеге илләренә кудырачак “Көньяк агым” газүткәргечен төзи башлавын игълан итте. Беренче торбаны ябыштыру тантанасында президент Владимир Путин да чыгыш ясап: "Елына 63 миллиард шакмак метр газ ул бик зур күләм. Моңа ирешү өчен Русия инде үз җирендә төзелешне башлады", диде.

Узган айда Газпром башлыгы Алексей Миллер бу проектка инвестицияләрнең тәгаенләнүен белдергән иде.

Оксфорд энергия тикшеренүләре институтының Табигый газ тикшеренүләре бүлеге башлыгы Джонатан Штерн исә Газпром әле бу төзелеш өчен торбалар соратмаган һәм төзелеш 2014 елдан да иртәрәк башлана алмый дип белдерде.

Моннан тыш Европа Берлеге рәсмиләре дә үткәргеч харитасы әлегә раслау өчен Брюссельгә тапшырылмаган һәм аны раслау өчен тагын кимендә бер ел кирәк булачак диде.

Европа Берлегенең энергия комиссионеры Гюнтер Оттингер да элегрәк планлаштырылган башка эшләренә сылтау белән җомга көнне төзелеш башлау тантанасына килүдән баш тартты.

Оттингерның сүзчесе Марлена Һольцнер Азатлык радиосына инвестиция турында тәгаен карар әлегә раслану түгел, әзерләнеп тә бетмәгән дип белдерде.

“Көньяк агым”га инвестиция турында тәгаен карар булуы безгә мәгълүм түгел, чөнки гадәттә мондый “инвестиция турында тәгаен карар” билгеләмәсен кулланганда аңа кадәр башкарылырга тиешле кайбер эшләр була. Шуларның берсе – үткәргечнең юлын билгеләү. Европа комиссиясе белән үткәргечнең тәгаен юлы турында сөйләшү беркайчан да булмады. Бу үткәргечнең кайда башлануы, кайда бетүе һәм төрле илләр буйлап кайдан үтүен төгәл билгеләү дигән сүз. Бу эш әле башкарылмаган. Бу юлның тирә-юньдәге мохитка ничек тәэсир итәчәге бәяләнмәгән. Шулар булмый торып, без моны инвестиция турында тәгаен карар дип атый алмыйбыз”, диде Һольцнер.

​“Көньяк агым” Русия газын Кара диңгез төбе буйлап Европа Берлегенә кудырырга тиеш. Газпром үткәргеч башта диңгезнең Төркия өлешеннән Болгарстанга сузылачак, аннан соң Сербия, Маҗарстан, Словения һәм Австрия аша узып Италиянең төньягында Eni халыкара тарату челтәренә кушылачак дип белдерә.

"Көньяк агым" үтәр дип ниятләнгән юл харитасы



Брюссельдәге рәсмиләр “Көньяк агым”ның “концептуаль дизайн һәм гамәлгә яраклаштыру” статусыннан “башлангыч проектлау һәм дизайнлау” статусына гына күчүен әйтә.

Европа Берлеге кануннары нигезендә, ул дәрәҗәгә җиткәч, үткәргеч узачак һәрбер илдән дә, Европа комиссиясеннән дә берничә төрле рөхсәтләр алырга кирәк булачак.

Болардан тыш үткәргечнең диңгез төбендә Болгарстан өлеше аша үтүче кисәге табигатькә зыян китермәсен өчен аның Европа Берлеге кагыйдәләренә туры килү-килмәве тикшерелергә тиеш.

Русия Европа Берлегендәге үткәргеч узачак һәрбер ил белән хөкүмәтара килешүләр имзалаганлыгын белдерә. Әмма Европа комиссиясе әлегә аларның барысын да күрмәгән.

Европа Берлеге илләре ул документларны 2013 елның 16 февраленнән соңга калмый тапшырырга тиеш. Шуннан соң Европа комиссиясенә аларны бәяләп үз борчылуларын һәм шикләрен белдерү өчен тугыз ай вакыт бирелә.

Тәфсилле план Брюссельгә тапшырылгач Брюссель үткәргечнең табигый һәм социаль тәэсире турында Европа Берлегендәге үткәргеч узачак һәрбер илнең тиешле оешмалары тарафыннан әзерләнгән хисапларны расларга тиеш. Ул илләр үткәргеч торбаның чикләр аша үтүен дә бәяләргә тиеш. Барлык тикшеренүләр һәрбер илнең халкы һәм төрле дәрәҗәдәге хакимиятләре белән киңәшләшеп алып барылырга тиеш һәм бу эшләр өчен дә бер елдан артык вакыт кирәк булачак.

Русия-Европа сәүдә пулаты президенты Сергей Шуклин да җомга тантанасын төзелеш башлау түгел, бары тантана үткәреп бу эшкә бик җитди карауны күрсәтергә теләү диде.

Канададагы Карлтон университетының Европа, Русия һәм Евразия тикшеренүләре институты белгече Роберт Катлер җомга көнне үткән тантана эчке сәясәткә бәйле бер чара гына булырга да мөмкин ди.

Телевидениедә туры эфирда Владимир Путин Дмитрий Медведевка бу төзелешне 2012 елдан да соңга калмый башларга дип турыдан-туры күрсәтмә бирде. Әгәр дә Путин кушкан һәм Медведев "Башкарырбыз" дип әйткән, әмма бу башкарылмаган икән, бу аларның Кремльдәге хакимиятенә һәм Газпромның халыкара абруена карата шик уята", ди Катлер.

Катлер шулай ук бу чара "Көньяк агым"ның АКШ проектлаган һәм Русияне читләтеп узачак, Европа Берлегенең Русия газына бәйлелеген киметәчәк "Набукко" проектыннан алдарак баруын күрсәтү максаты белән дә оештырылган булырга мөмкин", ди.

"Көньяк агым" һәм "Набукко" проектлары харитасы