Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре тикшереләчәк

Татар дәреслекләре

11 декабрьдә Татарстан мәгариф министрлыгында татар теле дәреслекләре хәленә багышланган утырышта татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренә экспертиза ясау турында килештеләр.
Утырышта министр Энгель Фәттахов, аның беренче урынбасары Данил Мостафин, мәктәп мөдирләре, мәгълүмати-методик үзәк җитәкчеләре, татар теле укытучылары һәм дәреслек авторлары катнашты.

Утырыш барышында дәреслекләрнең сыйфатын яхшырту мәсьәләсе күтәрелде. Утырышта чыгыш ясаган Энгель Фәттахов белдергәнчә, әсбапны яңарту эшен алып баручылар укытучыларның гына түгел, ә әти-әниләрнең сүзләренә дә колак салырга тиеш.

“Ике яктан да шелтә белдерүчеләр байтак. Киләчәктә эш болай дәвам итә алмаячак, шуңа күрә заманча ысулларны файдаланып, укучыларны заманча башкарылган дәреслек белән тәэмин итәргә кирәк. Дәреслекнең эчтәлеге яңа мәгариф стандартларына туры килергә тиеш. Аларның тышы да, эче дә кызык булу зарури”, дип әйтә Фәттахов. Бу сүзләрне министрлыкның матбугат үзәге китерә.

Укытучылар түбәндәге дәгъвалар белдерә икән: татар теле биремнәре башка дәресләр белән туры килми. Нәтиҗәдә програмны үзләштерү кыен. Шуңа күрә, авторлар башка фәннәр белән элемтә урнаштыруны да исәпкә алырга тиеш. Тагын бер мәсьәлә: балаларга тапшырылган биремнәр авыр һәм татар филологиясе бүлеге шәкертләре генә чишә алырлык. Күнегүләр балада нәфрәт түгел, ә кызыксыну уятырга тиеш. Бу тәкъдимнәр укытучылар тарафыннан кертелгән.

Түбән Каманың 13нче гимназия-интернатында балаларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытучы Эльза Нәбиуллина татар теле һәм әдәбияты китаплары яңарышын зарыгып көтә.

“Яңарыш безгә бик кирәк. Балаларга гына түгел, укытучыларга да китаплар белән эшләү авыр. Кайчак күралмас дәрәҗәгә җитәбез. Чөнки биремнәре актуаль да, кызыклы да түгел. Күп очракта мәгънәсез дип тә әйтер идем.

Без бит балалардан галимнәр үстерү максаты куймыйбыз, ә бары тик татарча сөйләшергә өйрәтәбез. Ә җөмләне тикшереп туры яисә кыек тәмамлыклар табып утыруда мәгънә юк дип уйлыйм. Замана таләпләренә туры китереп китаплар төзү зарур. Мәсәлән, дәресләрдә балаларның күзләрендә кызыксыну күрмисең. Шуңа күрә яңа китапларга сыйфатлы рәсемнәр, фотолар куеп укучыларны кызыксындырырга кирәк. Бу вак-төяк әйберләр татарчаны чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен бигрәк тә мөһим.

Әгәр мин татар телен белмәгән булсам, аны яңадан үзләштерү шәхсән минем өчен җиңел булмас иде. Мәктәптә инглиз телен дә укытам һәм балалар бик тиз кызыксына. Хәтта үзем дә бу китаплардан күп яңа әйберләр беләм. Шуның кадәр оста итеп эшләнгән ки, теләсә кемдә кызыксыну хисе тудыра ала”, ди Нәбиуллина.

Түбән Кама укытучысы бүгенге татар әдәбияты програмы балаларда нәфрәт уята дип саный. Ул яшүсмерләргә кызык булган әсәрләр күбрәк булсын иде дигән теләктә кала.

“Әдәбият китаплары куркыныч хәлдә. Аларны яңарта калсалар, баланың яшь үзенчәлекләренә нигезләнеп төзергә кирәк. 14-15 яшьлек балага мәхәббәт, яшүсмерләр тормышы кызык. Ә бит андый әсәрләр юк түгел, бар! Мәсәлән, шул ук “Гөләндәм туташ хатирәсе”, “Кадерле минутлар”, “Хәят” кебек әсәрләр програмга ешрак кертелсен иде. Хәзер 8 сыйныф укучылары Фатих Әмирханның инкыйлабка багышланган “Март каһарманы” дигән хикәясен укырга мәҗбүр. Балалар аның нәрсә икәне турында да аңламый бит һәм ул аларга кызык та түгел. Бу әсәрләр татар әдәбиятына нәфрәт уятыр өчен махсус укытыла дигән фикер туа. Шуңа күрә шәхсән мин баланың холкына туры килгән әсәрләрне сайлап кына бирәм”, дип әйтә укытучы Эльза Нәбиуллина.

Татар телен укыту системы күптән искергән һәм замана таләпләренә туры килмәве турында Тукай телен чит тел буларак өйрәнүчеләр авызыннан да ишетелде. Мәсәлән, бүген татар телен үзләштергән чит ил кешеләрен бармак белән генә санап була. Ә татар теле ЮНЕСКО исемлегенә кергән дип мактанырга яратабыз.

Эльвира Хәйрова – татар кызы, Латвия башкаласы Рига шәһәрендә үскән. Эльвира туган телне бөтенләй белми диярлек, чөнки гаиләдә урыс телендә аралашуны кулай күргәннәр. Хәйрова дүрт телдә иркен аралаша: урыс, инглиз, латыш һәм чех. Бүген Латвия кызы Казанда татар теле дәресләренә йөри. Аның фикеренчә, татар телен өйрәткәндә күбрәк практик өлешкә игътибар бирергә кирәк. Шәхсән Эльвира шул өлешенә мохтаҗ икән.

“Телне “Татарча сөйләшик” дип аталган дәреслек буенча өйрәнәм. Аның авторларының берсе – Кадрия Фәтхуллова минем остазым да булып тора. Китап чагыштырмача яңа, шуңа күрә китап белән канәгать дип әйтә алам. Әмма кайбер җитешсезлекләре дә бар. Мәсәлән, практик биремнәр бик аз, ягъни без аерым бер кагыйдәләр өйрәнәбез, ләкин аларны үзләштереп калу өчен практик биремнәр булуы да кирәк. Китапларда фәкать текстлар һәм кагыйдәләр генә булырга тиеш дип саныйм.

Тагын бер проблем бар: татар телендә яхшы сүзлекләр җитеп бетми. Гадәттә, аларны китапның арткы битләренә өстиләр, әмма монда ул бик аз күләмдә бирелгән. Әмма бу дәреслек минем беренче шөгыльләнгән китаплардан күпкә яхшырак”, ди Хәйрова.

“Мой мир” социаль челтәрендә эшләп килүче “Русский язык в школах Татарстана” төркеменең актив катнашучысы Екатерина Беляева сүзләренчә, әгәр яңарыш була калса, дәреслекләрне аерым төркемнәрдә сынап карау кирәк.

“Бу дәреслекләрне тикшерү бернинди уңышларга дә китермәячәк, чөнки бүген урыс телле балалар өчен бирелә торганнары бөтенләй эшкә яраксыз. Нәтиҗәдә, акчаны һәм вакытны бушка сарыф итү. Яңа кадрлар, яңа методика һәм яңа дәреслекләр кирәк. Соңыннан аларны фәкать 2-6 сыйныф (1 сыйныфтан түгел) укучыларыннан торган эксперименталь төркемнәрдә сынап карау зарур. Бөтен мәктәпләрдә түгел, ә кайбер уку йортларында гына башкарылсын иде. Шуннан соң гына нәтиҗәләргә таянып тәҗрибәне башка мәктәпләргә кертә башларга кирәк. Әмма бу гамәлләр бары тик укучылар һәм аларның вәкилләре ризалыгыннан эшләнсен”, дип саный Екатерина Беляева.

Якын арада татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен экспертизага тапшырачаклар. Бу татар телле һәм урыс телле мәктәпләрдәге китапларга да кагыла. Министрлыкта бу эшкә галимнәрне генә түгел, укытучыларны да җәлеп итәргә телиләр. Түрәләр экспертлар шурасында иң яхшы белгечләрне күрергә ниятли. Тиздән бу мәсьәләгә багышланган беренче утырыш булыр дип көтелә.