Танылган шахмат остасы тууга йөз ел тулды

Арча зиратында Нәҗметдиновка багышланган һәйкәл яңартылды

Нәкъ менә Рәшит Нәҗметдинов тырышлыгы белән Татарстан шахматчыларын санга суга башлыйлар. Өч тапкыр Советлар берлеге чемпионы булып танылган татар шашка уенында да сынатмый. Ике спорт төрендә дә мастер дәрәҗәсенә ирешә.

Рәшит әфәнденең тормыш юлы җиңел булмый. Бала-чагында ук Рәшитнең әти-әнисе яхшы тормыш эзләп Түбән Новгород якларыннан Казакъстанга юнәлә. 1912 елның 15 декабрендә Рәшит дөньяга килә. Әмма күп вакыт та узмый, биш яшьлек бала ата-анасын югалта. Балалар йорты һәм туганнарында яшәп алганнан соң, Рәшитнең абыйсы Кави Нәҗми аны үзе белән Казанга алып китә.

Нәҗметдинов истәлегенә истәлек тактасы

Танылган язучы Кави Нәҗми Рәшитне үз баласы кебек тәрбияли. Ул заманнарда яшьли ятим калган балага әти булырлык кеше бигрәк тә кирәк була. Беренче шахмат сабакларын мәктәптә ала башлый. 15 яшендә үк яшүсмерләр арасында Казан чемпионатында беренчелекне яулый. Үсә төшкәч, Рәшитнең сәләтләре тагын да ачыграк күренә башлый. Яшь барган саен, тәҗрибә тупланыла бара. Татарстанда Рәшитне беркем дә җиңә алмый һәм 1950 елда Рәшит РСФСР чемпионатында җиңү яулап, спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешә.

Тормышта Нәҗметдинов тыныч һәм салмак кеше булса да, шахмат тактасы артында аның уены кискен аерылып торган. Агрессив һәм хәтта ерткычларча уены белән Нәҗметдинов күп көндәшләрне откан.

Мондый оста һәм фикерле уенның ачысын дөнья чемпионы Михаил Таль да татырга мәҗбүр була. Советлар берлеге ярышларында көч сынашканда, Нәҗметдинов гроссмейстерны тар-мар итә. Ә гомумән алганда, татар шахматчысы аны өч тапкыр җиңә.

1953 елда татар телендә шахмат серләрен ачучы беренче китап бастырыла. Аның авторы – Рәшит Нәҗметдинов. Бу китаптан тыш, Рәшит әфәнде “Сайланма партияләр” хезмәте авторы булып санала.

Рәшит Нәҗметдинов

1952 елда Рәшит Нәҗметдинов мәктәп мөдире булып эшләгән Тамара дигән кыз белән тормыш кора. Нәҗметдинов оста шахматчы булса да, кайчак онытылып йөри торган була дип языла аның турындагы хатирәләрдә. Әмма тормыш иптәшенең көчле шәхес булуы Рәшиткә файдага була. Авыр мәсьәләләрдә киңәшче дә, ныклы терәк тә була Тамара. Уллары Искәндәр бүгенге көндә АКШта гомер кичерә.

Нәҗметдиновлар гаиләсе Бауман урамындагы 76нчы йортта гомер иткән. Бүген Казанның үзәк урамыннан үтүчеләр шахматчыга багышланган элмә тактаны күрмичә китмиләрдер. Бу такта 1988 елда куела. Ә шушы көннәрдә Арча зиратында Нәҗметдиновка багышланган һәйкәлне яңарттылар.

Шахмат остасының юбилее уңаеннан Казанның Совет районындагы бер урам аның исемен алды. Шулай ук шимбә көнне башкалада Рәшит Нәҗметдиновка багышланган Русия кубогының соңгы этабы уздырылды. Ярышта 8-14 яшьлек балалар катнашты.