Җыр һәм бию ансамбле юбилей концертын тәкъдим итте

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле оешуына 75 ел тулу уңаеннан тамашачыларга яңа концерт програмын күрсәтте.
Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле оешуга 75 ел тулды. Айрат Хәмитов җитәкләгән ансамбль үткәнне искә төшерде һәм тамашачыларга яңа програм күрсәтте. Концерт Опера һәм балет театрында бүленеп ике көн дәвам итте.

Концертның беренче өлешендә 70 еллык юбилейга куелган “Җиде энҗе бөртеге” тамашасы күрсәтелде. Артистлар аны бераз яңача караш белән башкарып чыкты. Хәмитов белдергәнчә, этно-мюзикл яңартылган һәм баетылган.

Ә инде икенче өлештә еллар буе башкарылып, яратылып өлгергән иң яхшы җырлар һәм биюләр күрсәтелде. Алар арасында татарның җәүһәренә әйләнгән "Өммегөлсем", "Көймә килә", “Зөбәрҗәт", "Сорнай моңы", "Әллүки", "Тәфтиләү" кебек җырлар бар. Ансамбль тарафыннан башкарылган "Казан кызлары", "Гармун-гармун", "Егетләр биюе"дә, "Ярмәк", "Шома бас" хореографик композицияләр дә тамашачыга яхшы таныш.

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле төрле республикалар һәм чит илләрдә - Корея, Кытай, Монголия, Йәмән, Тунис, Италия, Мальта, Сенегал, Нигерия, Бенин, Япония, Финляндия, Германия, Югославия, Төркия, Венгрия, Англия, Гыйрак, Франция, Польша, Шотландия, Испания тамашачылары алдында чыгышлар ясады.

Ә бу сезонга килгәндә, ансамбль Төркиядә, Төрекмәнстанда, Мәскәүдә чыгыш ясарга өлгергән. Шулай ук Татарстан районнары буйлап гастрольләрдә булган.