Ятим балалар йортларындагы тормыш
Петербурда яшәүче фотограф Александр Беленький еллар буе Русия балалар йортларындагы ятимнәрне фотога төшереп килгән. Бу ятим бала 1991 елда Петербурдагы балалар йортында фотога төшерелгән.
Бу өлешчә сукыр кыз 2012 елның мартында Петербурда инвалид ятим балалар өчен оештылган махсус спорт бәйгесендә фотога төшерелгән.
Бу спорт бәйгесе British Council химаясендә һәм Русиядәге берничә хокук яклау оешмасы ярдәмендә оештырылды.
Бәйгедә күрү һәм ишетү проблемнары булган, шулай ук арба белән генә хәрәкәт итүче балалар өчен төрле спорт ярышлары оештырылды. Анда төрле балалар йортлары һәм махсус мәктәпләр катнашты.
2002 елгы бу фотода Петербур янындагы Усть-Ижорада ВИЧ инфекцияле ятимнәр тупланган махсус балалар йортында әле аягына басып кына килүче кыз бала тәрәзә аша дөньяны күзәтә. Бу балалар йортындагыларның күпчеленең ата-аналары алардан баш тарткан. Бу балаларга медицина ярдәме күрсәтелсә дә, алар шунда ябып тотыла, балалар йортыннан читкә бик сирәк очракта гына чыгалар.
ВИЧ инфекцияле бу балалар махсус бүлектә тотыла. Алар ата-аналары белән бергә яшәсә дә, көндезләрен махсус изоляцияләнгән шушы бүлеккә китерелә. 2005 елгы фото.
Даун синдромы булган балалар 2012 елның июлендә Петербур портында тукталган Британ патша флоты корабы "HMS York"та. Бу экскурсия шәһәрдәге балалар йортлары һәм махсус мәктәпләр өчен оештырылды.
"HMS York"та Даун синдромы булган бер малай.
Бу үсмер кызлар 2007 елда Петербурның Эрмитаж музеенда оештырылган махсус баллда катнашкан. Чарага шәһәрдәге балалар йортларыннан кызлар һәм шәһәрнең диңгезчелек академиясеннән кадетлар чакырылган.
Балалар йортыннан чыгып үз тормышларын башларга бер-ике ел гына калган үсмер кызларга хәйрия оешмалары махсус киемнәр әзерләгән.
2007 елда Петербурдагы бер клубта инвалид һәм ятим балалар өчен махсус оештырылган Яңа Ел кичәсе.
Бу кыз 2005 елда Пушкин шәһәрендә ятим балалар өчен оештырылган махсус авылда фотога төшерелгән. Ятим балаларга нормаль гаилә мохите тудыру максатында төзелгән Балалар авылы-SOS Русиядәге ятим балалар өчен иң яхшы чишелеш буларак бәяләнде.
SOS төркеменә бер йортта төрле яшьтәге 10-12 бала белән бергә яшәүче һәм алар өчен әни вазифасын үтәргә алынган ихтыяри хатын-кызлар тупланган. Берничә шундый йорт бер авылны тәшкил итә һәм аларга киемнәр алу, ялларга йөрү, башка чаралар өчен үз бюджетларын үзләре теләгәнчә тоту мөмкинлеге бирелә.