Казанда милли сәясәт стратегиясенә каршы пикет узды

Your browser doesn’t support HTML5

28 декабрьдә Казанның Бауман урамында Русия президенты Владимир Путин имзалаган Дәүләт милли сәясәте стратегиясенә каршы пикет оештырылды. Пикетта катнашкан язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова сүзләренчә, бу стратегиягә милләтләрне һәм милли республикаларны юк итү нормасы салынган. Безнең республика галимнәре, җитәкчеләре, язучылары, милли сәясәтчеләре бу стратегиягә каршы үз җавапларын бирергә тиешләр. Һәм татар халкының үз-үзен саклап калу буенча үз стратегиясе булырга тиеш. Мин бу стратегияне Русия президентының милли республикаларга һәм милләтләргә каршы башлаткан сугышы, дип аңлыйм. Без әлбәттә моңа каршы эшләячәкбез”, дип белдерде Фәүзия Бәйрәмова.