Булат Владимир татарларын татарчага өйрәтәчәк
Your browser doesn’t support HTML5
18 гыйнварда "Идел" яшьләр үзәге хезмәткәре Булат Ибраһимов татарча дәресләр бирү өчен Владимир өлкәсенә китте. Казаннан татар теле укытучысын җибәрүне Владимир өлкәсе “Бәхет” татар яшьләре оешмасы сораган булган. Булат Ибраһимовның юл, анда яшәү чыгымнарын бу өлкәнең җирле татарлары үз өстенә алган.