Бюджет акчасына Парижда төзеләчәк чиркәү проектының бәясе артканда, зәвыксызлыкка зарланучы французларның ризасызлыгы да көчәя.
Русия президенты идарәсенең Париж үзәгендәге Эйфель манарасы янында, Бранли елгасы буенда чиркәүле мәдәният үзәге төзү өчен аеруча кыйбатлы җир сатып алуына ике ел тула. 60-70 миллион евро бюджет акчасына алынган 425 дүрткел метрда баштарак чиркәү һәм мәдәният үзәге төзеләчәген игълан иттеләр. Русиянең Франциядәге илчесе Александр Орлов төзелешкә 20-30 миллион евро кирәк булачагын әйтте һәм православ чиркәү төзергә дигәндә урыс эшмәкәрләренең акча бирергә һәрвакыт әзер торуын искә алып, аларга өмет баглавын белдерде.
Проектны әзерләү барышында ул корылмада мәдәни үзәк булдыру ниятеннән баш тартып православие белән генә чикләнергә булдылар. Шулай итеп анда хәзер чиркәү, административ бина, православ семинария биналары, семинаристлар өчен тулай торак һәм китапханә төзергә телиләр. Барлык бу корылмаларны пыяла түбә белән капларга җыеналар. Пыяла түбәдән бары чиркәү гөмбәзләре генә калкып торачак. Ул арада проектның төзелеш бәясе дә 50 миллион еврога күтәрелде һәм чиркәүгә ярдәм итәргә теләүче эшмәкәрләр дә каядыр юкка чыкты. Президент Владимир Путин төзелешнең дә бюджет акчасына барачагын игълан итте.
Проектны әзерләүчеләрне финанс мәсьәләләре һич борчымаса да, төзелешкә яңа киртәләр килеп чыга башлады. Париж мэры Бертран Деланоэ проектның нәрсәгә әверелүен күргәч аны кискен тәнкыйть итеп чыкты. Ул моны күз буяу һәм чиркәүгә пародия дип атады.
Төзелеш өчен җир бирү мәсьәләсе президент дәрәҗәсендә кабул ителгәнгә күрә, Русия ягы Париж мэрының сүзләренә әллә ни игътибар итмәде. Әмма шәһәр башлыгының, җитмәсә Париж халкында абруе зур булган Деланоэның фикерен исәпкә алмау күпләрне гаҗәпкә калдырды. Ул арада президент Николя Саркози да сайлауда җиңелеп илбашлыгы алышынды. Мәдәният министрлыгында да үзгәрешләр булды. Инде хәзер министр да Русия ягының бу проектын зәвыксыз дип исәпли.
Русия түрәләре исә зәвыксыз проект Парижның тарихи йөзен боза дигән дәлилне һич аңлый алмыйча Деланоэ Мәскәүдә гей-парадларны тыюга шул рәвешле протест белдерергә теләгән дип аңлатырга маташа.
Франциянең дәүләт иминлеге хезмәтләре исә бюджет акчасына төзелүче бу чиркәү чиркәү вазифаларын башкару белән генә чикләнмичә, Русия шпионнары базасы буларак та кулланылырга мөмкин дип шикләнә. Le nouvel Observateur газеты Франция Эчке күзләү үзәк идарәсенең борчылулары турында язып чыкты. Аларны Магистратура югары шурасының баш идарәсе, Президентның почта хезмәте, илнең югары түрәләренең 16 эш фатиры урнашкан урында чит бер илнең төзелеш башлавы борчый. Франция иминлек хезмәте вәкилләре әйтүенчә, Парижда Русия шпионнарының саны 1985 елдан бирле күрелмәгән дәрәҗәгә җиткән.
Шунысын да әйтергә кирәк, Парижның бу өлешендә күбрәк бай французлар яши, урыслар анда юк диярлек. Ә Парижның башка өлешләрендә яшәүче урысларга, шәһәр бик зур булу сәбәпле, бу чиркәүгә йөрү һич тә уңайлы булмаячак.
Хәзер бу проект яңадан карала һәм тиздән тагын җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителәчәк. Яңадан караганнан соң бу проектның бәясе кимерме, артырмы – вакыт күрсәтер.
Шулай итеп бюджетта акча җитмәүгә сылтау итеп оптимальләштерүләр нәтиҗәсендә мәктәпләр, хастаханәләр ябыла барганда президент идарәсе бюджет акчасына президент сарайлары, виллалары, утырмалары санын 20-гә җиткерү белән генә чикләнеп калмыйча, халыктан салым итеп җыйган акчага Европа башкалаларында кыйбатлы чиркәүләр дә төзи.
Мәскәүнең үзендә исә бәйрәмнәрдә намазны юеш асфальтта укырга мәҗбүр мөселманнарга бер генә яңа мәчет тә төзергә рөхсәт бирмәүче шәһәр хакимиятләре якын арада 200 яңа чиркәү төзергә җыена. Бу турыда карарны шәһәр башлыгы Сергей Собянин игълан итте. Ә Дума депутаты һәм Мәскәү мэры киңәшчесе Владимир Ресин 200 яңа чиркәү генә җитмәячәк, 600 чиркәү кирәк, дип белдерде.