Русиядән АКШка асрамага алынган Марк һәм Грейс Юрен

Your browser doesn’t support HTML5

Үсмерләр Марк һәм Грейс Юреннар тумышлары белән Русиянең Курски шәһәреннән. Хәзер алар Нью-Йорк штатының төньягындагы кечкенә генә Һайлендс шәһәрендә яши. Аларның үги әниләре АКШ ватандашы Ингрид үсмер чагында ятимнәр турында китап укыган була һәм кайчан да булса ятим бала алачакмын дигән карарга килә. ​​Башта Ингрид ире Дэвид белән Курскидагы балалар йортыннан 10 айлык кыз ала. Ике ел узгач Курскидан тагын бер баланы – Маркны үзләренеке итәргә карар кылалар. Хәзер Маркка 14, ә апасы Грейска 16 яшь.