Казанда ел саен халыкара туган тел көненә туры китереп Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы тырышлыгы белән татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада оештырыла. Катнашучылар өлкә олимпиадаларында беренче урыннарны яулаган 9-11 сыйныф укучылары була.
Төбәкара олимпиада быел 18-20 февраль көннәрендә оештырылды һәм анда Русиянең төрле төбәкләреннән – Әстерхан, Самара, Оренбур, Чиләбе, Түбән Новгород, Төмән, Киров, Свердловски, Ульян, Пенза, Омски, Екатеринбур өлкәләреннән, Башкортстан, Мордовия, Мари Иле, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан, Пермь краеннан 82 укучы катнашты.
Мәгълүм ки, төбәкара олимпиаданы Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра. Олимпиадага килгән укучылар һәм укытучылар өчен һәр елны кызыклы һәм эчтәлекле чаралар да оештырыла: танылган татар шәхесләре белән очрашулар, төрле темаларга фәнни-методик семинарлар, укытучылар өчен лекцияләр, остаханәләр, түгәрәк өстәлләр, укучылар арасында төрле конкурслар, шәһәр буенча сәяхәтләр һәм башкалар. “Бу чаралар төбәкара олимпиадага тагын да тирәнрәк эчтәлек өстиләр”, ди олимпиаданың жюри рәисе, филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты Энҗе Кадирова.
Омскидан катнашучылар
Төбәкара олимпиадада Омскидан биш укучы катнашты. Алар - өлкәдә оештырылган туган тел бәйгесендә төрле сыйныфлар буенча беренче урыннар яулаган Лиана Чумарова, Наилә Ниязова, Чулпан Чумарова, Эльмира Рәшитова һәм Назгөл Чумарова. Аларның дүртесе - Большеречье районының Үләнкүл мәктәбеннән.
Казанга укучылар татар телен һәм әдәбиятын Русия күләмендә оста белүчеләр икәнлеген исбатлау өмете белән бардылар. Әйтергә кирәк, аларның өметләре өлешчә акланды – узган ел 10 сыйныф укучылары арасында беренче урынга чыккан Чумарова Лиана быел 11 сыйныфлар бәйгесендә икенче урынны яулады. Бу аның былтыргы уңышының очраклы түгеллеген тагын бер тапкыр раслый.
Башкалар призлы урыннар яуламасалар да, Русия күләмендәге дәрәҗәле бәйгедә катнашуларыннан канәгать калганнар. Бу хакта алар, Казаннан әйләнеп кайткач, “Азатлык” хәбәрчесе белән очрашу барышында сөйләделәр.
Олимпиадада катнашучылар фикере
Төбәкара олимпиадага барган төркемне Үләнкүл мәктәбенең уку-укыту буенча директор урынбасары Зыятдин Чумаров җитәкләгән иде. Әңгәмә барышында ул Төбәкара олимпиадада уңышка ирешкән укучыларның исемнәрен әйтеп үтте, үз укучыларыннан да канәгать булуын белдерде.
“Безнең кызларыбыз да барлык биремнәрне чиштеләр. 11 сыйныфлар арасында татар теле буенча Үләнкүл мәктәбе укучысы Лиана Чумарова 2 урынга чыкты. Бу - яхшы күрсәткеч”, ди Зыятдин әфәнде.
Олимпиадада ике ел рәттән катнашкан Лиана Чумарова һәм Чулпан Чумарова фикеренчә быел биремнәр узган елдагыларга караганда катлаулырак булган. Аңа да карамастан, Омски кызлары бирелгән биремнәрне тулысынча башкарып чыкканнар.
Кушкүл авылы укучысы Назгөл Чумарованың Казанга беренче баруы булган. Моңарчы аның поездга да утырганы булмаган. Олимпиадада призлы урын яуламаса да, Казанга баруыннан ул да канәгать. Алдагы бәйгеләрдә дә катнашырга уйлый.
Югары уку йортына кергәндә ташлама булырмы?
Кызлар белән Казанга Үләнкүл урта белем бирү мәктәбе укытучысы Венера Латыпова да барган. Форсаттан файдаланып, ул Казан Федераль университетында да булган, олимпиадада уңышка ирешкән укучыларга ташлама бирелү-бирелмәве турында белешкән.
“Федераль университетка керергә теләүчеләр исемлеген язып китерегез. Укырга керергә уйласалар, без аларны игътибарсыз калдырмаячакбыз, дип әйттеләр”, ди Венера Латыпова.
Венера ханым укыту програмында татар теленә вакытның бик аз бирелүенә борчылуын белдерде. “Мин 1991 елдан бирле Үләнкүл мәктәбендә татар теле укытам. Элек татар теле һәм әдәбиятына атнасына 4-6 сәгать вакыт бирелә иде. Хәзер бу сан 2-гә төшеп калды. Атнага 1 сәгать татар теле, 1 сәгать әдәбият керә. Мондый кыска вакыт эчендә ничек итеп төпле белем биреп булсын. Балаларга, асылда, дәрестән тыш әзерләнергә туры килә”, дип сөйләде Венера ханым.
Катнашучылар оештыручыларга рәхмәтле
Омск өлкәсеннән төбәкара олимпиадада катнашкан укучылар һәм укытучылар барысы да Казаннан уңай хисләр белән кайтканнар. Мондый чарада беренче һәм берничә мәртәбә катнашучыларны да, Казан шәһәренең матурлыгы, тарихи урыннары, яңа биналары сокландырган.
“Ел саен шундый күркәм чара оештырган Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгына, Омски төбәге мәгариф министрлыгына рәхмәтлебез. Алар безгә Казанга барып, белемнәребезне сынап кайтырга мөмкинлек тудыралар”, ди Үләнкүл мәктәбе укытучысы Венера Латыпова.
Шулай итеп, быелгы сынаулар, бәйгеләр артта калды. Алда - яңа бәйгеләр, яңа сынаулар көтә. “Мәктәбебезгә кайтуга алдагы бәйгеләргә әзерләнә башлыйбыз”, ди Венера ханым.