Людмила Алексеева миграция кизүе булдыруга каршы

Людмила Алексеева

Мәскәү Һельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева Русиянең эре шәһәрләрендә легал булмаган миграциягә каршы халык дружиналары булдыруны хупламый. Аның сүзләренчә, мондый кизү төркемнәренә "ниндидер идеология корбаны һәм йогынтыга тиз бирешүчән кешеләр" дә керергә мөмкин.

Русиянең миграция хезмәте тәкъдиме белән Мәскәүдә кизү йөрүләр оештырылды инде. Миграция хезмәте җитәкчелеге мондый кизүләрне башка эре шәһәрләрдә дә оештырырга тәкъдим итте.

Бүген миграция хезмәте җитәкчесе Константин Ромодановский, илдә өч миллион 300 мең легал булмаган чит ил ватандашы бар, дип белдерде. Аларның күпчелеге Үзбәкстан, Украина һәм Таҗикстаннан. Ромодановский сүзләренчә, Русиядә 10 миллионнан артык чит ил ватандашы бар.